Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Халыкара Гаилә көне уңаеннан, Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре җитәкчеләре Ильяс Бакиев тырышлыгы белән автоклуб оештырып, кече авылларда яшәүче халыкны бәйрәм белән котладылар. «Син һәм Мин - бербөтен йөрәк» дип аталган котлау программасы белән алар Кулик, Рауды, Бумаер авылларында чыгыш ясадылар.
Тамашачылар артистларны көчле алкышлар белән хупладылар, таныш җырларга кушылып җырладылар, биеделәр дә.
Аннары әлеге адреслы музыкаль котлау проекты белән алар Калмаклар авылында яшәүче, узган ел бриллиант туйларын билгеләп үткән Зәкинә һәм Митхәт Латыйповлар йортына юл алдылар. Аларны уңайлы ишегалдында күркәм тормыш алып барган һәм гаилә традицияләрен саклап яшәүче хуҗа белән хуҗабикә каршыладылар. Латыйповларны Аслана авыл җирлегендә бөтен кеше белә, алар бу авылда туган һәм С.Киров исемендәге колхозда хезмәт күрсәткәннәр. Бер- берсен хөрмәт итеп яшәп алар 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Хәзер 10 оныклары, 3 оныкчыкларының искиткеч сөйкемле, үтә кайгыртучан булуларына сөенеп туя алмыйлар.
Котлау чарасы барышында ветераннар лидеры Майнур Зарипова Латыйповлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп, истәлекле бүләк тапшырды. Майнур Зарипова башкаруындагы «Пар балдаклар» җыры хәрби буын вәкилләренең күңелен күтәрде. Күчмә комплексының мәдәни оештыручысы, танылган җырчы Илчан Хөснетдинов һәр җырын чын күңелдән шатланып, дулкынланып башкарды, ул җырлаганда ир белән хатын уртага төшеп, рәхәтләнеп биеп тә алдылар.
Йорт хуҗалары белән саубуллашып, автоклуб Кактамак авылында 62 ел бер-берсенә тугры булып гомер кичерүче хезмәт ветераннары Рәйсә һәм Әхәт Бикчәнтәевлар белән очрашуга ашыктылар. Биредә дә артистларны ачык йөз белән каршы алдылар. Бәйрәм чарасын шулай ук оста итеп Аслана авылы китапханәсенең алыштыргысыз китапханәчесе Асия Түлкибаева алып барды. Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән авыл ветераннар оешмасы рәисе Майнур Зарипова мөрәҗәгать итте. Ул данлыклы игенчеләр нәселе булган Бикчәнтәевларга чын күңелдән сәламәтлек, оптимизм һәм бәхетле озын гомер теләде, бүләкләр тапшырды. Моңлы җырчы Илчан Хөснетдинов матур җырлар башкарып, очрашуга олы бәйрәм атмосферасы булдырды.
Асия Түлкибаева Бикчәнтәевлар гаилә тарихы белән дә таныштырып китте.
Хезмәт уңышлары өчен гаилә башлыгы Әхәт абыйның бүләкләре күп. Алар арасында 1 һәм 2 дәрәҗәдәге «Хезмәт Даны» орденнары, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Социалистик хезмәт җиңүчесе» билгеләре, шулай ук бик күп грамоталар һәм Рәхмәт хатлары бар. Социаль иминият өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен Рәйсә апа Бикчәнтәева да күп санлы грамоталар белән бүләкләнгән.
Ир белән хатын фикеренчә, гаиләдә иң мөһиме - бер-береңне кайгырту, хөрмәт итү, кирәккәндә гафу итә белү. 62 ел бәхетле гаилә корып яшәүче пар кызлары Зөлфия һәм Әлфия белән горурланалар, оныклары Руслан белән Марияне бик яраталар.
Кунаклар хуҗаларга изге теләкләрен җиткереп, тагы юлга чыктылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: Рәйсә һәм Әхәт Бикчәнтәевлар, Зәкинә һәм Митхәт Латыйповларны котлыйлар.