Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Яшьлеккә сәяхәт» концертында

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле үзенең тамашачыларына чираттагы чыгышын бүләк итте.

Алып баручы Розалия Корманалиева ягымлы, эчтәлекле сүзләре белән артистларны сәхнәгә чакырып, аларның чыгышларын ямьләндереп, көч-дәрт биреп торды. Ансамбль яңадан-яңа яшь, талантлы Нурия Вафеева кебек җырчылар белән тулыланып бара. Апрель аенда туган көннәрен билгеләп үткән матур тавышлы Камәрия Тимирова, Факия Абдуллина, ансамбль җитәкчесе Роза Яхина, ансамбльдә зур стажлы Мәхмүдә Әминова, Сөнгатулла Бекенин, Хәсән Хучашевлар Мактау кәгазьләренә генә түгел, дәрәҗәле бүләкләргә дә лаек иделәр.

Җырчы, биюче студент егет Альберт Колмәмәтов чын күренекле артистлар рәтендә чыгыш ясарлык осталыкка ия икән. Ансамбльгә күптән түгел кушылган, Маслау авылыннан ирле-хатынлы Фәүсия һәм Ибәтулла Мәмәтовлар чыгышы да дулкынландырмый калмады. «Ышанмыйм» дигән йөрәк өзгеч җырларын МХОдә һәлак булган улларына багышладылар.

Вагай ягыннан килгән моңлы, матур, эчтәлекле җырлары белән Әлфия Юнысова да беркемне дә битараф калдырмады.

Талантлы музыкантлар безнең якларда сирәк, шуның өчен сәхнә түрендә яңадан Азат Абдуллинны күрү дә сөенечле күренеш.

Киләчәктә дә «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең гомере озын булсын, сәяхәт юллары хәтәрсез, уңышлы, шатлык-бәхетләргә генә күмелеп, югары үрләргә ирешергә насыйп итсен.

Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836