Май 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Бөек Ватан сугышының тәмамлануына быел 81 ел тулды. Канлы, дәһшәтле сугыш кырларында билгесез булганнар һәм миллионлаган совет солдатлары үзләренең гомерләрен илебезнең, Европа илләренең азатлыгы өчен бирделәр.
Бүгенге көндә оборона министрлыгы рөхсәте белән ачылган интернет-портал аша моңа кадәр билгесез булган сорауларга җавап алып була. Аббас абый Гарифханов турында, аның моңа кадәр билгесез батырлыклары турында хәбәр табылды.
1941 елның 15 августында Омск өлкәсе, Байкал районы, Ләчек авылыннан Бөек Ватан сугышына 37 ирне сугышка озаталар. Шулар белән Мәһди бабай һәм Фәхриҗамал әбинең дә 5 баласы китә: Алимчан, Шакир, Хәким, Хәлим һәм кечкенә баласы Аббас. Мәһди бабай аларны: «Сугышны тизрәк бетереп, барыгыз да исән-сау авылга кайтыгыз», - дип озата.

Август ае. Кырларда арыш-бодай өлгергән, урып-җыю вакыты. Барлык эшләр хатын-кызлар һәм сугышка алынмаган картлар кулына кала.
1942 елдан Мәһди бабай һәм Фәхриҗамал әби балалары турында авыр хәбәрләр ала башлыйлар. Беренче уллары Алимчан 1942 елның 20 февралендә, Хәким шул ук елның 12 декабрендә Волхов фронтында, Шакир һәм Хәлим билгесез югалганнар. 1943 елны, шундый кайгылы хәбәрләрдән соң, Мәһди бабайның йөрәге туктала.
Бишенче уллары Аббас абый турында сугыш бетүгә 70 ел узгач интернет–портал аша шундый хәбәрләр булды:
«Приказ-№-09/11, секретно. 5 августа 1944 года от имени Президиума Верховного Совета Союза СССР награждают медалью «За отвагу» заместителя командира расчета пулеметной роты 1586 зенитного артиллерийского полка второго Белорусского фронта, старшину Гарифханова Аппаса Магдиевича за то, что в боях севернее Гродно в районе переправы через реку Неман у дер.Кукали 19.07.1944 года своим пулеметом отбил контратаку вражеской пехоты на своем участке. Несмотря на артобстрел самоходных орудий «Фердинанд» прикрывавших пехоту, тов. Гарифханов открыл из пулемета сильный прицельный огонь. Пехота противника сначала была прижата к земле, а потом обращена в бегство. За время боя тов. Гарифханов уничтожил до 40 гитлеровцев».
1944 елның август аенда Польша территориясенә чыгалар. 1945 елның январенда Висла-Одер, май-июнь айларында Берлин операцияләрендә катнаша. Җиңү көнен Аббас абый Берлин шәһәрендә каршы ала.
1946 елның июль аенда авылга кайткач кына, әтисе Мәһди һәм әнисе Фәхриҗамал әбинең, дүрт бертуган абыйсының сугыш кырында һәлак булганнарын белә.
Аббас абыйны «Яңа тормыш» колхозына рәис итеп куялар.
1958-1960 елларда Тубыл шәһәрендә «Ленин юлы» татар газетасы чыга башлый. Бу газетада Аббас абыйның шигырьләре басыла. Сакланып калган бәетендә 1958 елның октябрь аенда суга батып үлгән Сәфәр абый Рыханов турында язган.
Билгеле булганча, Аббас абыйның бу сәләте кызы Фәхриҗамал Утяшевага (Гарифханова) күчкән. «Яңарыш» битләрендә аның шигырьләре, язган мәкаләләре басылып тора, берничә китабы дөнья күрде.
Аббас абый үзенең сугыштан соңгы елларын бик авыр уздыра. 1960 елның июль аенда мәңгелек дөньяга китә.
Әдип ГАРИФХАНОВ,
Төмән өлкәсе себер-татар язучылары әгъзасы, Россия халык мәгарифе отличнигы.
Төмән округы, Шыкча авылы.