Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Сүзге-Тора” фестивалендә

последние и лучшие новости искусства в мире

22-119-20нче май көннәрендә Тубыл шәһәр хакимиятенең конференцияләр залында “Себер татарларының һәм Евразия киңлекләрендә яшәүче төп халыкларның тарихи мәдәни мирасы, үткәне һәм бүгенгесе” темасына багышланган “Сүзге-Тора” беренче фестивале һәм түгәрәк өстәле узды. Утырышта катнашучы делегатларны шәһәр башлыгы урынбасары Евгений Бирюков, “Мирас” өлкә иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Гөлшат Имамиева, Тататстан Республикасының мәдәният министрлыгы вәкиле Гөлнәфис Вәлеева, Кемерово дәүләт институты профессоры, культурология фәннәре докторы Надежда Ултургашева сәламләделәр.

Әңгәмә барышында традицион мәдәниятебезне, телне саклау турында мөһим сораулар күтәрелде. Чыгыш ясаучылар арасында телеут, шорц, тува, хакас, Алтайдан килгән милләт вәкилләре булдылар. Кунаклар һәм делегатлар өчен кызыклы мәгълүмат бирүчеләрнең саны күп булды. Надежда Ултургашева - “Себердә һәм Евразия киңлекләрендә яшәүче милләт вәкилләренә этномәдәни, милли мәдәни белем бирүдә үзара бәйләнешләре”, Карагай урта мәктәбенең тарих укытучысы Нәбилә Мурзина - “Замана авылларында себер татарларының борынгы һөнәрләре”, Томск шәһәренең татар мәдәният үзәгенең баш белгече Е.Сафиуллина - “Себернең үсешендә Томск татарларының роле”; өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова - ”Өлкә күләмендә татар фольклор фестивален оештыруда тәҗрибә белән уртаклашу”, Омск шәһәреннән килгән ”Заман” татар мәдәният үзәге рәисе Чулпан Фәхретдинова - ”Омск өлкәсендә татарларның мирасын саклауда милли-мәдәни автономиянең роле” дигән темага докладлары һәм башка кызыклы, эчтәлекле чыгышлар яңгырады. Түгәрәк өстәл артындагы утырышта яңгыраган мөһим темаларның берсе себер татарларының легендар халык герое - Сүзгегә багышланды. “Мирас” оешмасының чираттагы гамәлгә ашыра торган эше тарихи “Сүзге-тора” мемориаль комплексы проектын тормышка ашыру, себер җирлегендә Күчем ханлыгы, аның тарихи ландшафты аеруча мөһим, мәгънәле урын алганлыгы һәм Сүзге образы данлы, батыр, ышанычлы, халкы өчен үзен кызганмаган образны мәңгеләштерү булды.

Зәйтүнә ТЫЧИНСКИХ, Тубыл шәһәре.
(Римма УМИТБАЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836