#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

VII корылтай һәм яңа мөфти

последние и лучшие новости искусства в мире

22-23 ел элек сайланган Үзәкләштерелгән дини оешма – Төмән өлкә мөселман диния нәзарәтенең идарә җитәкчесе – имам-ахун Зиннәт хәзрәт Садыйковның устав буенча рәис хокукы тәмамланды. Өлкә мөселман диния нәзарәтенең дин әһелләре яңа рәис сайларга, уставка үзгәрешләр кертергә җыелдылар. 66 мөселман оешмасының 63еннән 113 делегат катнашкан корылтайга күп кунаклар килгәннәр иде. Өлкә вице-губернаторы Сергей Сарычев, өлкә Дәүләт Думасы депутаты, Төмән дәүләт университеты ректоры Валерий Фальков, Россия мөфтиләр советының бүлек җитәкчесе Али Хәсәнов, Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир Саматов корылтайда уңышлы эшләр башкарылуын теләделәр.

Сергей Сарычев: “3 ел эчендә идарәнең эше сизелерлек үзгәрде, сыйфаты да яхшырды. Өлкәбез губернаторы барлык диннәргә ярдәм итә. Төп максатыбыз мәдәни һәм рухи казанышларыбызны саклауга юнәлтелгән булырга тиеш”, - дип басым ясады. Чыгышында өлкә мөселман дини оешмаларына ярдәм итү фонды эшчәнлеген, мәчетләрнең уңышлы төзекләндерелүен, дин әһелләренең белемнәрен үстерүгә игътибарның артуын, сайт эшли башлауны үрнәк итеп куйды. Барыбыз да бергәләшеп төрле диндәгеләр арасындагы дуслыкны ныгыту юнәлешендә эшләрбез, мәчетләрдә яхшылыкка, хөрмәт-ихтирамга чакырган вәгазьләр генә сөйләнерләр, дип билгеләп үтте вице-губернатор.

Төмән дәүләт университеты ректоры В.Фальков әлеге корылтайның нәкъ менә ул җитәкләгән уку йортының Ак залында үтүенә горурлануын җиткерде. Бу юкка гына түгел, диде ул. Чөнки университет белән дини идарә тыгыз эшчәнлек алып бара, семинарларда бу уку йорты укытучылары даими катнашалар, студентларга ислам дине турында белем бирелә, төрле дини караштагы яшьләрнең бер-берсен аңлап, яхшы мөгамәләдә аралашып яшәүләрен телибез кебек фикерләр җиткерде.

Корылтайның төп өлеше - өлкә дини идарәсенең имам-ахуны булган Зиннәт хәзрәтнең 3 ел башкарган хезмәтләренә нәтиҗә ясавы булды. Ул сүзен төбәгебездәге төрле милләтләр һәм дини конфессияләрнең тыныч яшәвендә имамнарның күрсәткән хезмәте зур булуын билгеләп үтте. Укытучы да, остаз да, бер үк вакытта табиб та булган имамнарга олы рәхмәтен юллады. Тагын да өлкә губернаторы Владимир Якушевка, вице-губернатор Сергей Сарычевка, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Евгений Воробьевка рәхмәт белдерде. “Дөньяви җитәкчеләребезнең зирәк һәм уйлап корылган сәясәте, ярдәмнәреннән башка, безгә - дини хезмәткәрләргә мәчетләр төзү, ислам нигезләрен укыту, үсеп килүче буынны тәрбияләү кебек проектларыбызны тормышка ашыру, дини экстремизм һәм радикализмны пропагандалау куркынычы алдында лаеклы каршы тору, Мәскәү, Казан, Уфа дини һәм мәдәни үзәкләре белән дусларча мөнәсәбәт урнаштыру бик кыен булыр иде”, - диде имам-ахун. Губернатор йөкләмәсе буенча, 2014 елдан квартал саен өлкәдәге өч дини идарә мәчетләре имамнарының белемен күтәрү курслары уздырыла. Хәзерге вакытта барлык рәсмиләштерелгән оешмаларның һәм төркемнәрнең имамнары курсларда белем алдылар. Бу курслар кысасында өлкәнең барлык уку йортларында лекцияләр укылды.

Өлкә диния нәзарәте составында 86 мәчет исәпләнә, 66 дини оешма, 5 мөхтәсибәт, 2 дини төркем керә. 2,5 елдан бирле Ислам мәгърифәт үзәге актив эш алып бара. 18 якшәмбе мәктәбендә ел саен 130лаган мөселман белем ала. Юмарт якташларыбыз 1 млн 800 мең сумлык китаплар алырга ярдәм иткәннәр. 26 студент илебез һәм чит илләрдәге югары уку йортларында укыйлар. Ел саен балалар өчен Коръән укучылар бәйгесе, Ураза, Корбан, Мәүлет бәйрәмнәре үткәрелә. Барлык дини идарәләр өлкә дини оешмалар координацион советында эшлиләр.

3 ел дәвамында рухи-әхлакый традицияләрне торгызу һәм яңа мәчетләр төзү буенча күп эшләр башкарылган. Төмән районының Индрәй һәм Яркәү районының Карбан авыллары мәчетләре реконструкцияләнгән. Киләсе елга Вагай районының Тугыз авылы мәчетен ачарга планлаштыралар. Ике ел эчендә 11 мәчет ремонтланган, быел унлаган мәчет планлы рәвештә төзекләнәчәк. Дини идарәгә Рабочий поселокта Җәмигъ мәчете өчен урын бирелгән иде, хәзерге вакытта проект-смета документларын төзү өчен килешүләргә кул кую эше тәмамланып килә. Кадрлар әзерләү эше, хакимият, башка дини оешмалар белән мөнәсәбәтләрне ныгыту активлашты. “Хәләл” стандарты буенча комитет Каскара кошчылык фабрикасында хәләл продукцияне сертификатцияләде, Ялутор ит комбинаты һәм Пышма кошчылык фабрикалары белән дә сөйләшүләр бара. “Хикмәт” газетасы, 2016 елдан «Аль - Хакк» (Хакыйкать) мәгълүмати-мәгърифәт порталы үз эшен алып бара. Алдагы елларда 2019 елга кадәр өлкәдәге 90 процент мәчетнең биналарын, җирләрен регистрацияләү һәм рәсмиләштерүне тәмамларга, урта һәм югары уку йортларында эшне дәвам итәргә, дини оешмалар, төркемнәрне булдырырга, яшүсмерләрне социаль челтәрләрдәге суицидка этәрә торган төркемнәрдән араларга тырышырга, Россиянең мөфтиләр советы белән эшчәнлекне дәвам итәргә һәм башкаларны планлаштыралар. Зиннәт хәзрәт бүгенге корылтайның уңышлы үтүен, кабул ителгән карарлар ислам, әхлакны ныгытуга хезмәт итеп, нәзарәт эшендә дә файдалы булуын теләде.

Аннары ревизия комиссиясе һәр ел кергән акчага нәтиҗә ясады, тиешсез кулланылган акчалар булмавы турында хәбәр итте.

Зиннәт хәзрәт идарәнең уставындагы үзгәрешләргә аңлатма бирде, аларның закончылык таләп итүе буенча башкарылганлыгын белдерде. Яңа үзгәрешләр буенча район дини оешмалары мөхтәсибәтләргә берләшүе, нәзарәт җитәкчесе имам-ахун түгел, мөфти дип аталачагы, аның 3 ел урынына 5 елга сайланачагы һәм башкалар билгеле булды.

Хезмәтләре өчен корылтайда өлкә Дәүләт Думасы депутаты Валерий Фальков З.Садыйковка Думаның Рәхмәтнамәсен, Россия мөфтиләр советының бүлек җитәкчесе Али Хәсәнов советның “Дини бердәмлек өчен” медален тапшырдылар.

Бертавыштан Төмән өлкә мөселман диния нәзарәтенең идарә җитәкчесе итеп Зиннәт Садыйков сайланды. Алдагы 5 елга ревизия комиссиясе әгъзалары билгеләнде.

22-3Корылтайдан соң үткән фикер алышуларда дин әһелләребез соңгы елларда имамнар өчен семинарлар үтүенә, мәчет, җирләрнең рәсмиләштерелүенә шатлануларын җиткерделәр, яшьләрне альтернатив фикерләргә һәм җирле гореф-гадәтләргә хөрмәт саклаган Хәнәфи мәзһәбе белән тәрбияләү күп аңлашылмаучылыкларны ачыкларга ярдәм итүен белдерделәр, шул ук вакытта имамнар рәтен яшәртергә кирәклеген дә азсызыкладылар. Заводоуковск шәһәре имамы Аманжол Байбаисов белән мөселман оешмасы җитәкчесе Дербай Мулкоманов мәчет төзү өчен бер мәрхәмәтле кешенең җир бүләк итүен, рәсмиләштерүдә кыенлыклар чыгуын хәбәр итте, булышуларын үтенде.

Уңышлар да мактанырлык, башкарасы эшләр дә очсыз-кырыйсыз әле. Зиннәт хәзрәткә уңышлар, сәламәтлек, нәтиҗәле эшләвен теләп калабыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836