#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

250 тюменских школьников окончило агроклассы. Бу уку елында агрокласслардан укучылар кулларына авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлаучы слесарь, тракторчы, яшелчәче, чәчәкче, терлекче һөнәре таныклыгы алып чыгачаклар. Бу таныклык аграр уку йортларына укырга керүчеләргә өстәмә балл бирәчәк. Билгеле булганча, өлкәдә “Агробуын” программасы 4 ел эшли. Ул өлкәнең 15 районында һәм Төмән шәһәрендә (51нче мәктәп) гамәлләштерелеп, бүгенге көндә 1200 укучы өстәмә һөнәр үзләштерә. Укыту процессы авыл хуҗалыгы оешмалары  эшчәнлеге белән бәйле, анда укучылар мастер-классларга, экскурсияләргә йөриләр, лаборатор эшләр башкаралар.

* * *

Организаторы детского отдыха готовятся к летним каникулам. Бу җәйне балалар сәламәтләндерү өлкә үзәкләре 145 мең бала кабул итәргә әзерләнә. Хезмәткәрләре семинарлар үтеп, территорияләрдә ремонт эшләре башкарып, балалар белән дәресләр уздырыр өчен программалар төзегәннәр. Шулай ук мәйданчыклар, заллар, җиһазларның балалар сәламәтлегенә зарар китерерлек булмавын тикшерәләр. Һәм вожатыйлар составын булдыру эшләре алып барыла.

* * *

В Тюменской области появится лесопилка. Тиздән Уват районында ООО “Ровиал” оешмасының проекты дөньяга ашырылып, такта яру цехы эшли башлаячак. Бу көннәрдә кирәкле җиһазларны монтажлау һәм корылмаларны электр челтәрләренә тоташтыру эшләре бара. Оешмада эшләргә беренче чиратта җирле халык кабул ителәчәк, әлегә 60 эш урыны булдырылган. Эшкәртелү үзәгач күләме елына 60-70 мең кубометр планлаштырыла. 80 проценты аның тышкы базарда сатар өчен әзерләнәчәк. Әйтергә кирәк, продукция белән чит ил компанияләре дә кызыксыналар.

* * *

В Тюменской области реализуется проект “Профстажировки”. Проект март аенда эшен башлады, аның төп максаты – техник уку йортларын тәмамлаган студентларга Россиянең теләсә кайсы почмагында стажировка үтәр өчен оешма сайларга ярдәм итү. Өлкәдә төрле инвестпроектлар тормышка ашырылып тору сәбәпле, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе беренче урында тора. Нәкъ “Һөнәри стажировка” проекты студентлар белән оешмаларга үзара бәйләнешкә керергә ярдәм итә.

* * *

С 1 июля тюменцы смогут получать больничные листы в электронном виде. Төмән өлкәсе вакытлыча хезмәткә яраксызлык турындагы кәгазьнең электрон төрен кертү әзерлеген башлады. Ә Россия күләмендә ул бу елның 1 июленнән барлыкка киләчәк. Бу яңалыкны 3 Төмән медицина учреждениесе һәм 17 эшкә алучы хуплаган. Социминләштерү фонды  “Иминләштерүченең электрон кабинеты” һәм “Иминләштерелгәннең электрон кабинеты”дигән интерактив сервислар чыгарганнар. Шулай ук яңа закон нормалары авыруга вакытлыча хезмәткә яраксызлык турындагы кәгазьне кулдан язылган яки электрон төрен сайларга мөмкинлек бирә.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836