Июнь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бу көннәрдә “Илһам” яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте, шәһәр үзәк округының беренче иҗтимагый ветераннар оешмасы һәм Төмән шәһәре яшьләре хакимияте оештыруында “Күңел бәйрәме” дип аталган чара Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә узды. Биредә шәһәрнең олы буын вәкилләре катнашып, “Җан җылысы белән башкарылган” дип аталган күргәзмәгә иҗади кулланма-сәнгать эшләрен һәм “Тәм белән ясалган” кулинария шоуга үзләре әзерләгән тәмле ризыклар тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары аларның эшләрен карап, җиңүчеләрне билгеләделәр.
Алар арасында безнең милләт әбиләре дә Мактау кәгазьләре, бүләкләргә лаек булдылар. Аннары ветераннар матур концерт карап,төрле бәйге, мастер-классларда катнаштылар. Чара күңелле узды. Шәһәр ветераннар советы рәисе урынбасары Сергей Молин һәм “Илһам” оешмасы рәисе Тимур Нигъмәтуллин матди ярдәм күрсәткәннәргә, шәхсән шәһәр татар мәдәният үзәге җитәкчесе, хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.