Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Сүзге-тора” фестивале Тубылда

последние и лучшие новости искусства в мире

22-4Тубыл шәһәрендә “Сүзге-тора” II Халыкара себертатарлар һәм Евразия киңлегендәге төп халыкларның тарихи–мәдәни мирасы: үткәннәре һәм бүгенгесе” темасына узган фәнни форум шәһәр хакимиятенең конференцияләр залында үтте. Чарага имам–мөхтәсиб Ибраһим хәзрәт Сухов фатихасын биреп, изге эшләрендә уңышлар теләде. Кайнар сәламнәрен чараның төп оештыручысы, “Мирас” төбәк татар иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова юллады. Өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, шәһәр Думасы депутаты Светлана Журавлева, шәһәр профсоюзлар оешмасы рәисе Әбүзәр Зиятов, Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгы вәкиле, Татарстан Республикасының атказанган артисты Айдар Габдинов, тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар Конгрессының башкарма комитеты вәкиле Дамир Исхаков котлауларын җиткерделәр.

Фәнни җыелышта Кемерово, Курган, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Омск, Татарстан, Тыва, Хакасия Республикаларыннан, Алтай краеннан, Ямал-Ненец автоном округыннан килгән вәкилләрнең эчтәлекле, кызыклы чыгышларында төрки халыкларның тарихы һәм бүгенгесе, гореф-гадәтләре, йолалары турында фикерләр яңгырады. Тарих, этнография, археология юнәлешендә себертатарларның мирасын өйрәнү, популярлаштыру, максатлы программалар булдыру, туризм юнәлешен үстерү турында сүз алып барылды. 22-3Татарлар, себертатарлар, шорлар, тофалар, телеутлар һәм барлык төрки халыклар киләчәктә дә мәдәни чараларны бердәмлектә үткәреп, дуслыкны ныгытып, аралашып, хезмәттәшлек итеп, тарихны барлап, бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, телне саклап яшәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Себертатарларның архитектура һәйкәлләрен, традицион уен коралларын саклау турында чыгышлар булды. Төрле регионнардан килүчеләр тарафыннан 41 доклад яңгырады.

Сүзге–тора программасы кысаларында Искергә экскурсия оештырылды, Илдар хаҗи Алеев азан әйтеп, Коръән сүрәләре укыды.

“Сүзге-тора” фестиваль-бәйгесе кунакларын Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә җылы каршы алдылар. Мәдәният үзәгенең концерт залында фестивальнең беренче сайлау туры оештырылды. Иң яхшылары “Синтез”да узган гала-концертта катнаштылар. Сәхнәдән проект авторы Луиза Шәмсетдинова шәһәр хакимиятенә, Бөтендөнья татар Конгрессына, матди ярдәм күрсәтүче Дамир Ибраһимовка, ерактан килгән артистларга, милли-мәдәни автономияләргә рәхмәтләрен юллады. Бөтендөнья татар Конгрессы вәкиле, профессор Флера Сәйфуллина чараны үткәрүдә тырышлык күрсәткән, милләт җанлы тубыллыларга Конгресс исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. 22-2Тубыл тамашачылары яратып Нәгыйм Мөхәммәдуллин, Закирҗан Мәхмүтов, Альберт Колмәмәтов, Гөлнара Макаревич, ”Умырзая” ансамбле җырчылары, Роза Тихомирова, Айдар Габдиновның чыгышларын алкышлар белән каршыладылар. Бәйрәм концертын оста алып баручы Әлфия Хәбибуллинаны шәһәр тамашачысы яратып тыңлады. Фестивальнең жюри рәисе Айдар Габдинов: ”Балалар барысы талантлы. Шулай да иң яхшыларын сайларга туры килде. Катнашучылар илебезнең төрле өлкәләреннән килгәннәр. Үзенчәлекле, матур чыгышлар күп булды”, - диде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Гүзәл, тарихи бәйрәм һәркайсының күңелендә онытылмаслык хисләр калдырды.

Римма УМИТБАЕВА.
Гали СӘИТОВ
фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836