#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Команда Тюменской области заняла первое место на Всероссийском конкурсе “Безопасное колесо”. Бәйге “Орленок” Бөтенроссия балалар үзәгендә узды. РФ субъектларыннан 84 команда катнашты. Икенче урынны - Татарстан Республикасы, өченчене Калининград өлкәсе яулады. Төмән өлкәсе командасы инде Венгриядә үтәчәк Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча Европа конкурсында Россияне яклаячак.

* * *

Тюменские голубеводы отправятся на Олимпиаду в Польшу. Ярышлар 2019 елда үткәреләчәк. Төмән күгәрчен үрчетүчеләре Олимпиадага әзерлекне башладылар. Команда милли чемпионат нәтиҗәсе буенча оешачак. Төмәннең “Почта күгәрченнәре һәвәскәрләре союзы” Россия ачык милли чемпионатында еш катнаша, ул 2014 елда оештырылган. Сайлап алуга эләгү өчен күгәрчен сезонына 2,5 мең призлы чакрымнар җыярга тиеш. Ана күгәрчен – 2 мең. Моннан соң гына кошның формасына, канатларының төзелешенә бәя бирелә. Ике категориядә дә җиңүчеләр халыкара ярышларга тәкъдим ителәчәкләр.

* * *

В Упоровском районе строится первый в Тюменской области завод по переработке картофеля. Аны “КРиММ” агрофирмасы 11 мең квадрат метрлы мәйданда торгызачак. Хәзерге көндә булачак предприятиенең төп корылышын, анда 16 тонна бәрәңге саклау өчен склад салу исәпләнгән, шулай ук юу һәм эшкәртү цехларын монтажлыйлар. Завод бәрәңгене кайнар су яисә пар белән эшкәртелгән суытылган төрдә, вакуумлы төрү материалында җитештерәчәк.

* * *

Сборная Тюменской области примет участие в Большом школьном пикнике. 11 мәктәп укучысын тәшкил иткән Төмән өлкәсе җыелмасы Мәскәүдә узачак Доброволец елына багышланган Зур мәктәп пикнигында катнашачак. Команда составына Төмән шәһәре, Ишим, Түбән Тәүде, Уват районнары укучылары керделәр. Форумда Россия Федерациясенең 85 регионыннан 1 мең 200 бала катнашачак. Алар – яшь экологлар, рәсемгә төшерүчеләр, башлап җибәрүче шагыйрьләр, музей белгечләре һәм башкалар. Балаларны Мәскәү буенча экскурсияләр, мастер-класслар, эшлекле уеннар, лекцияләр, интерактив мәйданнар көтә.

* * *

Первые выпускники Тюменского президентского кадетского училища услышали последний звонок. Шушы уку йортын быел 96 кадет тәмамлый. Соңгы кыңгырау тантанасына училищены тәмамлаучылар, ата-аналары, офицер-укытучылар составы, кадетлар җыелдылар. Егетләр белән кызлар вальс әйләнгәннәреннән соң, “Бу уку йортын тәмамлаучылар аллеясы”на нигез салынды.

* * *

Тюменский проект “Госуслуги без чиновников” вошел в Топ-5 всероссийского конкурса. “Россиянең иң яхшы күп функцияле үзәге” Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәсе буенча “Иң яхшы күп функцияле үзәк (МФЦ) проекты” номинациясендә “Чиновникларсыз дәүләт хезмәт күрсәтүе” Төмән проекты биш җиңүче исәбенә керде. Бу номинациядә илебезнең төрле регионнарыннан 32 катнашучы булды.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836