tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Календарь 

Май 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

ХХII нче “Сөләйманов укулары” үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

22-1Үткән атнада Д.И.Менделеев исемендәге Төмән өлкә фәнни китапханәсендә ХХII нче “Сөләйманов укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Ул быел күренекле якташыбыз, шагыйрь Булат Сөләйманов белән бергә танылган педагог, шагыйрә Рәшидә Зәнкиеваның – 90, танылган шагыйрь Николай Шәмсетдиновның – 70, Казанда яшәүче билгеле шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның – 70, Советлар Союзы Геройлары: Хәмит Ниятбәковның – 115, Әхмәтрәшид Аширбәковның – 105, Тамерлан Ишмөхәммәдовның 100 еллыкларына, Төмән өлкәсенең 75 еллыгына багышланган иде.

Кунаклар чара башланганчы “Яңа сулыш” телетапшыруы архивындагы үткән “Сөләйманов укулары” турындагы видеоязмалар, китаплар, рәсемнәр күргәзмәсе белән таныштылар. Советлар Союзы Герое Х.Ниятбәковның кызы Әнисә апа да катнашты.

Чарага өлкәнең төрле төбәкләреннән 150ләгән кеше җыелды. Кунакларны өлкә милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Владислав Чернов, мәгариф һәм фән департаменты директоры Алексей Райдер, Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Динар Абукин котладылар. Владислав Леонидович, хәтта, сүзен татарча сәламләүдән башлады. “Үткән ел шагыйрьнең юбилее уңаеннан укулар аның туган төбәге – Вагай районында оештырылган иде. Райондашлары бик эчтәлекле тамашалар әзерләгәннәр, аны яратуларын, укуларын расладылар”, - диде ул. Төмән өлкәсе хөкүмәте татар иҗтимагый оешмалары белән ныклы элемтәдә эш алып баруын, Тубыл, Төмән шәһәрләрендә татар мәдәният үзәкләре, Төмәндә балаларның “Этнос” оешмасы эшләве, татар автономияләре, Тубылда “Мирас”ның булуы, ел саен Сабантуйлар, “Искер-җыен” һәм башкаларның үткәрелеп торуы турында сөйләде. Алексей Владимирович: “Әлеге төбәгебез өчен зур әһәмияткә ия чарада катнашуым өчен шатмын. Ул күптән инде Б.Сөләйманов иҗатын гына өйрәнүдән узган... Ел саен укучылар, яшьләр катнашалар. Бу сезнең эшнең киләчәктә дә дәвам итәчәген күрсәтә. Монда актив булган укучылар өлкә данын читтә дә яклыйлар. Быелдан аз комплектлы агач мәктәпләрне яңага алыштыру программасы тормышка аша башлады. Шундый 32 мәктәпнең 18е татар авылларына туры килә. Аларның берсе тиздән 90 яшьлеген каршы алачак Рәшидә Зәнкиева эшләгән Хуҗайлан мәктәбе булуы икеләтә шатлык. Тагын да аларга күчерү куркынычы янамавы да куанычлы.

2019 ел, гомумән, юбилейлар елы. Ноябрь аенда Төмән районының Шыкча урта мәктәбенә 100 ел була. Шуңа да әле очрашасы чаралар күп, төбәкнең яхшы якка үзгәрүенә бергәләп сокланабыз. Һәркайсыбыз бу үзгәрешләрнең бер өлеше булып тора. Бүген төбәккә ничек ярдәм итәргә кирәклеген аңлыйсыз һәм моңа бик җаваплы карыйсыз. Моның өчен зур рәхмәт.

“Сөләйманов укулары” яңа көч, уй-фикерләр алып килер, укучылар һәм педагоглар үз тәҗрибәләре белән уртаклашырлар. Бу безнең өлкәбез мәгарифен ныгытыр гына дип ышанам”, - дип чын күңеленнән конференция эшендә уңышлар теләде.

Беренче сүз ерактан килгән Вагай районының Карагай урта мәктәбе коллективына бирелде, алар “Мин сезгә язын кайтырмын” исемле театраль күренеш күрсәттеләр. Карагай мәктәбе белән бәйле истәлекләр, тарихи фоторәсемнәр белән таныштык. Барысы да бергәләшеп шагыйрьнең туган авылы Сопрадагы өен музей-йорт итеп төзекләндерүне, үз мәктәпләренә Б.Сөләйманов исемен бирүне сорадылар. Аннары да Төмән районының Шыкча, Акъяр, Ямбай этномәдәни мәктәпләре укучылары Булат Вәли улының матур шигырьләрен башкардылар, хикәясеннән өзек күрсәттеләр.

Докладлар алдыннан җирле шагыйрь Хәлил Вагайлы Б.Сөләйманов турында шигырен укып китте.

Конференциянең оештыру комитеты әгъзасы, алып баручы, әлеге чараның үтүе өчен бар көчен куючы Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина Казан, Мәскәү архивларында якташының тормышы белән документлар аша танышуы турында сөйләде, кызыклы хәбәрләр җиткерде. Хәнисә Чәүдәт кызы: “Конференциянең төп максаты – телебезне саклау, тарихыбызны, мәдәни, рухи байлыкларыбызны өйрәнү, - диде. - Югары уку йортларында татар бүлекләре юк. Шуңа да хәзер укучыларны чакырабыз. Өлкәбездә көчле укытучылар булуы белән шатланам, алар чын мәгънәсендә туган халкыбызның патриотлары.

“Сөләйманов укулары”на нигез булган беренче фәнни-гамәли конференцияне шагыйрь үзе Тубыл шәһәрендә 1990 елда үткәргән иде”.

Тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских Россия империясендәге халык санын беренче исәпкә алу материаллары буенча Тубыл өязендәге татар халкының тарихы, үсеше турында сөйләде. Төмән татар, Тубыл себер-татар мәдәният үзәкләре, “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директорлары: Лилия Кәримова, Марсельеза Ибукова, Гөлнара Сәгыйтова эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Ә Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе укытучысы Гүзәлия Муллачанова укытучы, директор, язучы, туган якны өйрәнүче, журналист Әдип Гарифхановның китаплары, аларда язылган өлкәбездәге күренекле кешеләр турында сөйләде. 4 китапта автор 200ләгән шәхеснең тормыш юлына тукталып киткән. Алар арасында хөрмәтле беренче редакторыбыз Азат абый Сәгыйтовны күреп шатландык. Докладчылар Советлар Союзы Геройлары Әхмәтрәшид Аширбәков, Хәмит Ниятбәков тормышын, Тубылда театр тарихын, Б.Сөләйманов әсәрләрен яктырткан чыгышлар тәкъдим иттеләр. “Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова 2005 елдан бирле башкарылган эшләрен кыска гына вакыт эчендә фоторәсемнәр ярдәмендә күрсәтеп чыкты. Анда буш кырда Искер шәһәренең бер өлешен торгызу, хәзер Сүзге тора комплексын төзү эшләре баруын, ел саен “Искер җыен”, фәнни-гамәли конференцияләр үтүе һәм башкалар турында кыска гына вакыт эчендә игътибарны җәлеп итәрлек итеп аңлатты. Шулай итеп 22 чыгыш башкарылды.

Алар арасында Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова Б.Сөләйманов иҗатына багышланган үзе төзегән викторина үткәреп алды. Килүчеләр актив катнаштылар, якташларының әсәрләрен яхшы беләләр икән. Һәркемгә һәм укучыларга өлкә татар Конгрессы бүләге – тартмалы конфетлар таратылды.

- Бу чара бик кирәк иде, - дип сүз башлады хөрмәтле педагогик хезмәт ветераны, журналист Бибинур Сабирова. – Монда тарих, тел телгә алынды. Бигрәк тә Хәнисә ханымның Б.Сөләйманов турында архив материалларыннан җыелган мәгълүматлар кызыклы булды. Тубыл театры белән яшь вакыттан ук танышмын, аның тарихын да рәхәтләнеп тыңладым, күп яңалыклар ишеттем”, - дигән фикерен белдерде.

22-2Өлкә мәгариф һәм фән департаменты баш белгече Ольга Гроо “Сөләйманов укулар”ының оешкан төстә һәм нәтиҗәле үтүен билгеләп китте. Бигрәк тә укучыларның үз милләтләре тарихлары, билгеле шәхесләре, телләрен өйрәнү мөмкинлеге булуына уңай карашта булуын әйтте. Ә инде Хәнисә Чәүдәт кызының Шыкчада мәктәп төзүне башлап йөргән, дистә еллар директор булып эшләгән Ә.Гарифхановка “Мактаулы гражданин” исемен бирергә дигән тәкъдимен хуплавын белдерде.

Тубылда яшәүче милли хәрәкәт активисты, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина һәм башкалар оештыручылар исеменә күп җылы сүзләр, рәхмәтләр әйттеләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836