#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Школьников и педагогов Тюменской области обучат цифровой грамотности. Төмән өлкәсенең цифр экономикасын үстерү өчен “INNOWEEK-2019” форумында регион хөкүмәте “Кодвардс” компаниясе белән килешү төзеде. Документка кул кую ярдәме аша тиздән регионның мәгариф инфраструктурасына укучыларны программалаштыру нигезенә өйрәтү һәм цифрлы грамотаны күтәрү, ИТ-компетенциясен үстерү өчен педагогик берләшмәләр белән эшләр оештыру буенча платформа кертәчәкләр. Бүгенге көндә өлкәдә 25 мәктәптә 2,5 мең бала программалаштыруны өйрәнә.

* * *

Сельское хозяйство Тюменской области стало высокотехнологичным. Регионның үсемлекчелек һәм терлекчелегендә ген инженериясе һәм цифрлы эшкәртүләрне, спутник элемтәне, “беспилотник”ны еш кулланалар. Авыл хуҗалыгы хәзер югары технологияле тармак дип исәпләнә. Мәсәлән, Төмәннең Төньяк Урал арты дәүләт аграр университетының “Уку хуҗалыгы”нда спутник элемтә ярдәмендә тракторлар кырларда навигацияле компьютерлар белән идарә ителә. Механизаторларның кабиналары уңайлылыгы буенча чит ил җиңел автомобильләрен арттыра. Уҗым бодаеның биопотенциалы гектардан 137 центнер җыярга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә өлкәдә кырларны цифрлау бара, электрон карта төзелә. Анда басуларның реаль чикләре, рельеф, уңыш турында мәгълүмат җыела.

* * *

Детский отдых в Тюмени летом 2019 года: школьные лагеря готовы принять детей. Шәһәрдә 93 көндезге лагерь эшләячәк. Аларның барысы да тәңгәл килгән тикшерү үттеләр. Балаларның куркынычсызлыгына зур басым ясалды. Мәктәпләрдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре (МЧС), полиция, ведомствоара комиссия һәм башка бүлекчәләр булдылар. Өч смена эшләячәк, беренчесе 3 июньдә старт ала. Быел “Мэр отрядлары”нда 4 меңнән артык сабый эшләячәк. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Төмән һәм Төмән районы предприятиеләре ярдәме аша җәйге айларда 9,5 мең мәктәп укучысы эшкә урнашачак.

* * *

Для выпускников Тюменского президентского кадетского училища прозвенел последний звонок. Быел уку учреждениесен 91 кадет тәмамлый. Бу - икенче чыгарылыш. 2018 елда аны 96 егет тәмамлады, шуларның 89ы югары уку йортына белем алырга керде, шул хисаптан 49ы хәрби һөнәрне сайлады.

* * *

В Тюменской области зерновыми культурами засеяно более половины запланированной площади. Өлкәдә бөртекле һәм кузаклы культуралар планлаштырылганнан 461,8 мең гектар (51%) җирдә чәчелде. Былтыр бу вакытта һава торышы аркасында 32% кына чәчелгән. 13 районда 5,4 гектар бәрәңге, 6 муниципалитетта 838 гектар яшелчә утыртылды. Кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары чәчүдән тыш күпьеллык культураларны тырмалыйлар, минерал ашлама кертәләр. Яхшы уңыш алу өчен орлыкны зарарсызландыралар, 119 мең планлаштырганның 84%ы эшкәртелде.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836