#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юбилей

последние и лучшие новости искусства в мире

22-2Төмән шәһәрендә яшәүче хөрмәтле мәдәният белгече, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Мирас” хәйрия фонды директоры Фәрит Хафиз улы Хәкимов 27 май көнне 60 яшьлек юбилеен каршы алды.

Фәрит Хафиз улы мәдәният юлына 9 яшьләреннән үк аяк баса дип әйтергә була. Шул яшендә сәхнәгә күтәрелә, җыр-моң, уен кораллары дөньясына чума инде ул. Мәктәп елларында алган тәҗрибә Тубыл мәдәният-агарту училищесына алып килә. Аннары Чиләбе мәдәният һәм сәнгать институтында алган тирән белем дә киләчәктә башкарыласы эшләргә төпле нигез булып тора.

Ул вакыттан бирле дүрт дистәләгән еллар узган инде. Бухталдагы җимерек хәлдәге мәдәният йортын шәһәрчә җиһазлар белән баетып, тәртип кертә; илдә беренчеләрдән булып әле дә халык күңелендә матур хатирә булып сакланган, профессиональ белгечләрдән генә торган өлкә татар мәдәният үзәген төзи – алар эшен югары дәрәҗәдә алып барган, оештыру осталыгына ия җитәкченең булдыклылыгын дәлиллиләр. Үзәктәге төркемнәр илебез төбәкләрендә көнләшерлек уңышлар казаналар. Фәрит Хафиз улы өлкә татарларын гөрләтеп бөтен тәртибен китереп сабантуйлар оештыра. Анда дистәләгән меңләп кеше катнашуын, саллы бүләкләр уйнатылуын, күпләгән уеннар әзерләнүен, төрле күңел ачу чаралары тәкъдим ителүен әле дә матур хыял кебек кенә искә алалар. Шул елларда “Таң йолдызы”на нигез салына, себер татарлары фольклоры өйрәнелү дәвам ителә. Үзәккә татар мәдәнияте белгечләре чакырыла, аларга эшләү өчен иң әһәмиятле мөмкинлекләр булдырыла. 1997 елда үзәк ябыла. Көне-төне милләтенең мәдәнияте өчен янып йөргән белгечнең күңелен болытлар каплый.

Тик ул бирешми, мәдәниятне үстерү юлын дәвам итә. Өлкәбез татарларын милләтебезнең танылган җырчы-биючеләре белән таныштыру юлында активлаша: хәзер дә Фәрит Хәкимов елына 20ләгән концерт оештыра – якташларының күңел дәрәҗәсен аңлап, аларның сорауларын истә тотып, шул ук вакытта артистларның башкару осталыгына да игътибар итеп иң яхшыларын гына өлкәбезгә чакыра.

«Яңарыш» кызларына газетага яздыру оештыру өчен мөмкинлек бирә, сәхнәдән бар тамашачыны татар газетасына язылырга өнди. Башка вакытта да төпле киңәшләре белән ярдәм итә.

Милли үзаңны үстерү, яшьләрне милли сәнгатебездән ямь табарга сәләтле итеп тәрбияләү, милли мәгарифне торгызу, мәдәниятнең югары дәрәҗәсе турында кайгырту турында уй-хыяллар белән янып йөргән Фәрит Хәкимовны матур юбилее белән тәбриклибез. Өлкәдәге милли үсешкә аның керткән өлеше чиксез. Ул халыкның олы хөрмәтенә ия. Иҗади шәхеснең белеме әле озак еллар рухи үсешкә омтылучыларга туры юл күрсәтер, якты маяк булып торыр. Ә бүген хөрмәтле дустыбызга иң беренче - сәламәтлек, күтәренке кәеф, иман байлыгы, гаилә тигезлеге, бала-оныклар шатлыгы телибез.

“Яңарыш” газетасы редакциясе хезмәткәрләре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836