Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

На тюменской трассе ограничили проезд тяжеловесного транспорта. 18 майдан Төмән-Тубыл-Ханты-Мансийск трассасында авыр йөрешле транспорт хәрәкәте чикләнде. Машина йөртүчеләргә юлларда игътибарлы һәм сак булырга кушалар. Йөк транспорты гына түгел, ә авырлыгы 3,5 тоннадан артык булган пассажир транспортына да йөрүне тыялар. Алар өчен р-404 трассасыннан 236 нчы чакрымда әйләнеш оештырылды. Тубыл-Байгара-Беренче Салы автоюлы буенча Төмәннең Тимофей Чарков урамына кадәр барып җитәргә була.

* * *

Ишимский район стал лидером посевной на юге Тюменской области. Ишим районы аграрийлары чәчүне төгәлләү өчен һәр аяз көнне кулланалар. Өлкәдә авыл хуҗалыгы культураларын чәчү инде мәйданнарның яртысыннан артыгында башкарылган, ә бу планлаштырылган 809 мең гектарның 432 мең гектарыннан артык. Ишим районы алда бара, анда 67% чәчелгән. Аннан соң Абатский, Сладковский районнары килә, аларда 62% һәм 61% башкарылган.

* * *

Диагностика онкологических заболеваний в Нижнетавдинском районе выходит на новый уровень. Түбән Тәүдедә урнашкан 15 нче өлкә хастаханәсендә яңа видеоэндоскоп барлыкка килде. Инде онкопатологиягә каршы көрәш буенча “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының өлкә компоненты ярдәмендә ашказаны-эчәк тракты яман шешен иртә стадиядә ачыклаячаклар. Видеоэндоскопның бер очына видеокамера урнашкан.

* * *

Тюменские детские лагеря могут открыться 20 июня. “Шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү үзәкләрендә беренче смена гамәлдән чыгарылды. Бүген без җәйге сәламәтләндерү кампаниясен якынча 20 июньнән башлап җибәрү мәсьәләсен карыйбыз. Карар өлкәдәге эпидемиологик хәлгә бәйле булачак”, - дип сөйләде “Ребячья республика” балалар-яшүсмерләр иҗтимагый оешмасы генераль директоры Лариса Шилова.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума