#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ярсу язда миңа көз килде...

последние и лучшие новости искусства в мире

Егерме ел инде менә җиргә яз килә, ә минем өчен бу ел фасылы - иң-иң авыр вакыт.

Егерме икенче май төне улымны, Ренатымны, мәңгелеккә алып китте.

Шомырт агачлары шау чәчәктә иде. Каеннар да яфрак ярганнар, кошлар да җылы яклардан кире кайтканнар. Ә минем улым кайтмаска китте. Чын шатлыкның нәрсә икәнен оныттым инде мин. «Шатланам», - дип әйтәм генә, ә эчемдә дөрләп ут яна.

Соңгы минутларга кадәр өметемне өзмәдем. Күргән төшләремне гел яхшыга гына юрадым. Күк йөзендә нечкә генә Ай күрдем. Шундый якты яна иде ул, яңа туган Ай дип уйладым. Улым төзәлеп китәр, кылган гамәлләре белән менә бу Айдай яктырып яшәр дидем. Бетеп кенә барган Ай булган икән шул. Өч көннән улымның гомере өзелде. Ике яше дә тулмаган улы Айдары, япь-яшь хатыны Сәхирәсе калды. Сәхирәсе «аккошлар» мәхәббәтен саклап үзе гомер итә. Янында, бөтен барлыгы белән Ренатын хәтерләтеп, улы Айдар яши. Ул хәзер Ханты-Мансийск шәһәрендә медицина академиясендә укый. Айдарым - бердәнбер оныгым минем. Ул - минем яшәү көчем, сулар һавам... Җырларда җырланганча:

«Горур кыялардан,
Ярсу елгалардан,
Яшәүнең үзеннән көч алдым»
, - дияр идем.

Шулай гына түгелдер шул. «Бәндәмә кайгы биргәнче, кырык җиреннән боҗра салырмын», - дигән сүзләрне кечкенәдән ишетеп үстем. Утлардан алып суларга салмаса, адәм баласы ничек түзәр иде?! Аллаһы Тәгаләдән килгән бар сынауларга мин риза. Калган гомеремдә генә кайгы-хәсрәтләр күрсәтмәсен инде. Бала кайгысын күргән Аналарга да сабырлыгын бирсен. Ә бит бу көннәрдә дә сугыш афәте булган җирләрдән кемнеңдер газизләрен алып кайталар. Килешәсе дә килми бу хәлләр белән. Ләкин бит:

«Ир бала – минеке,
Ир бала – синеке,
Ир бала - илнеке».

Тынычлык килсен, улларыбыз туган җирләренә кире әйләнеп кайтсыннар. Сөйгән ярлары, ата-аналары шатланып каршы алсыннар.

Галия АБНАЗЫРОВА,
Вагай районы, Усак авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836