Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменская область присоединится к федеральному фестивалю фермерской еды «Свое». Ике көнлек бу фестиваль Төмәндә августта узачак. Төмәнгә 400 ел мәйданында фермер продукциясен реальләштерү өчен 100 павильон урнаштырылачак. «Тәкъдим итүнең форматы уникаль, чөнки зур күләмле төрле җитештерүчеләр үзләренең продукцияләрен күрсәтә алачаклар. Шулай ук Югра һәм Ямалдан фермерларны чакырачакбыз. Контакт биржасын ясаячакбыз, кемнең өе янында кибете булган җитештерүчеләр анда партнер-рестораторларны, эшкуарларны таба алачаклар», - дип сөйләде өлкә губернаторы урынбасары Владимир Чейметов. Төмәнлеләр һәм җитештерүчеләр өчен катнашу түләүсез. Мондый фестиваль Россиядә 2015 елдан бирле уздырыла.

* * *

Дневник благоустройства: сквер Пограничников. Төмәннең Кырынкүл авылында урнашкан Чик сакчылары скверында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысасында ремонт бара. Хәзер анда ремонт эшләре «кайный», эшчеләр төзеләчәк тротуар һәм керү юлларының урнашуын планлаштыралар, нигезләренә ком, таш сибәләр, тыгызлыйлар. Мәсәлән, булачак спорт мәйданының территориясе сызымтасы күренә башлады. Төзекләндерүдән соң мемориал зонасын рәткә китерәчәкләр, анда гаилә белән ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен территория төзеләчәк. Шулай ук кыр кухнясы, «Граница» спорт-патриотик уенын үткәрү өчен мәйданнар бүлеп биреләчәк.

* * *

Многодетные тюменцы получили награды из рук губернатора. 16 күп балалы ана һәм ата «Ана даны», «Ата батырлыгы» региональ бүләккә лаек булды. «Ышанам, чын кеше һәм патриот, ә киләчәктә – лаеклы ата-ана булу өчен нәкъ менә гаиләдә рухи, әхлакый кыйммәткә нигез салына. «Демография» милли проекты кысасында төрле социаль программалар хәрәкәт итә, шулай ук 3тән 17 яшькә кадәр балаларга пособиеләр түләнә башлады. Төмән өлкәсендә 1,5 тапкырга сабыйлы, 3 тапкырга күп балалы гаиләләрнең күләме арткан», - дип сөйләде губернатор Александр Моор.

* * *

Тюменских школьников побалуют мороженым. «Сөт эчәбез!» программасы кысасында «Үзәк» мәктәп туклану комбинаты Төмән укучыларын эскимо белән шатландырырга булды. «Ландис» оешмасы («Төмән пломбиры» маркасы) җитештергән туңдырманы белем йорты ашханәләрендә майда һәм җәйге айларда бирәчәкләр.

* * *

К тушению природных пожаров в Тюменской области присоединятся молодогвардейцы. Урман һәм ландшафт янгыннарны сүндерү өчен «Яшь гвардия» Төмән региональ бүлеге волонтер корпусы төзиячәк. «Доброволецлар» Төмән өлкәсе буенча чарадан тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) хезмәткәрләре белән авыр янгыннар булган районнарга барачаклар. Аларның төп максатлары – урман массивларын карап чыгу, пыскып торган агачларны, ботакларны сүндерү.

* * *

В Винзилинском лесничестве высадили 35 тысяч саженцев сосны. «Хәтер бакчасы» акциясе кысасында 8 гектар мәйданлы территориядә агачлар барлыкка киләчәк. Чарада төрле оешмалардан 80 кеше катнашты. Акция тарихи истәлекне, урман массивын саклауга юнәлтелгән.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума