Материалы

Бейрәмне зурлап үткәрдек

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районы, Кызылъяр авылында бик зурлап, хөрмәт итеп 9 май бәйрәмен уздырдылар. Яңа клубыбызда мәктәп укучылары һәм укытучылары тарафыннан 8 май көнне зур концерт оештырылды. Концертның һәр номеры Бөек Җиңүгә багышланган, эчтәлекле, балаларны бик яхшы әзерләгәннәр. Укытучылар һәм укучылар чыгышы зур алкышларга күмелде.

9 майда авылыбыз мәйданында һәйкәл янында митинг булды. Бу митинг шулай ук укучылар тарафыннан әзерләнгән. Оештыручы, өйрәтүче һәм алып баручы, Кызылъяр мәктәбе укытучысы  Суфия Сафиуллина иде.

Митингтан соң авыл халкы, килгән кунаклар зиратка, бакыйга күчкән туганнарыбыз янына барып, каберләрен чистартып, чардуганнарын буяп кайттык. 10 майда сугыш корбаннарына, кайтып та, бакыйга күчкән фронтовиклар, тыл ветераннарыбызга багышлап, мәчетебездә Коръән ашы уздырылды. Бу ашны Рания һәм Сәлимҗан Кәлимуллиннар оештырдылар. Һәрбер чараны җиренә җиткереп башкаручыларга бик зур рәхмәтемне белдерәм.

Ходай аларга сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын бирсен.

Гөлфәрәм АИТОВА,
 Яркәү районы, Кызылъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума