#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әфганстан – хәтер һәм йөрәк ярабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

24-7Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә Ватан сугышы батырлары белән бер рәттә Әфган сугышы һәм башка локаль конфликтларда һәлак булганнарны да хөрмәт белән искә алабыз. Әфганстан чиген соңгы совет сугышчысы атлап чыгуга да 15 февральдә 28 ел булды. 9 ел да 1 ай һәм 19 көнгә сузылган, безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат, ә илебез өчен 60 миллиард сумлык акланмаган чыгымга әверелгән бу сугышның тукталган көне - ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу, Хәтер көне дип билгеләнде.

Сугыш тукталуга карамастан, аның әче авазы бүген дә интернационалист-сугышчылар, аларның ата-аналары, якыннары йөрәкләрендә төзәлмәс яра булып яңгырый. “Бу сугыш безнең поселогыбызны да читләтеп үтмәде”, - дип сүзен башлады Вагай районы, Заречный урта мәктәбенең математика фәннәре укытучысы Маргарита Рафис кызы Ниязова. – Әлеге канэчкеч сугышта 4 авылдашыбыз катнашып, Маркс Ниязов белән Владимир Турунов Әфган җирендә батырларча һәлак булдылар. Авылдашларыбызның күрсәткән батырлыклары турында киләчәк буын белсен, аларны онытмасыннар, тынычлыкның кадерен белсеннәр өчен мәктәп музеенда локаль сугышларда һәлак булган егетләребезгә багышланган стенд ясалган. Биредә укучыларны патриотик рухта тәрбияләү, туган якны өйрәнү темаларына төрле чаралар үткәрелә. Үткән елның июль аенда Сумкино елга училищесын тәмамлаучылар “Хәрби туганлык” оешмасы белән берлектә 3 укучы - сугышчы-интернационалист хөрмәтенә училище территориясендә мемориаль такта ачтылар. Аларның берсе авылдашыбыз Маркс Ниязовка багышланган иде. Быел “Хәрби туганлык” оешмасы шундый ук тактаны авыл мәктәп бакчасында ачарга тәкъдим ясады. 1984 елда хәрби комиссариат тарафыннан Маркс Сибгать улы каберенә “Ватан каршындагы изге бурычын үтәгәндә һәлак булды” дип язылган һәйкәл куелган була. Кызганычка каршы, исемен “Марж” дип язганнар. Менә шул һәйкәл 33 ел беркемгә кирәк булмаган сугышка шаһит булып тора инде”, - дип сөйләде.

Маркс Сибгать улы Ниязов 1962 елның 8 июлендә Байкал районы (хәзерге Тубыл районы), Ләчек авылында 4 балалы гаиләдә иң зурлары булып дөньяга килә. 1967 елда Ниязовлар гаиләсе Вагай районында яңа төзелә башлаган нефтьчеләр поселогы - Заречныйга күчәләр. 1978 елда Маркс 8 сыйныфны тәмамлап, Сумкино елга училищесына рулевой-моторист һөнәре буенча укырга керә. 1982 елның 30 апрелендә ул армия сафына алына, ә ноябрь аенда сержант Ниязов спецназ отряды бүлеге командиры итеп билгеләнеп Әфганстанга җибәрелә. 1983 елның 2 сентябрендә өстенлек алган биеклекне яулаганда куелган бурычны бер югалтусыз үтәп, шәхсән үзе 5 ут ноктасын юк иткән өчен “Батырлык өчен“ медале белән бүләкләнә. 1984 елның 14 январендә Маркс хезмәт иткән рота Вака кишлагы районындагы тау сырты аша үтә торган юлны алырга планлаштыра. Көтмәгәндә аларга 500гә якын дошман һөҗүм итеп, тигезсез көрәш башлана. Рота чолганышта кала. “Чигенергә!” – дигән приказ алгач, 14 солдат үзләре теләп ротаны капларга кала. Алар арасында Маркс та була. Ул 4 сәгать буена дошманга каршы сугыша, патроны беткәч, әсирлеккә бирелмәс өчен, соңгы граната белән үзен шартлата. Күрсәткән батырлыгы өчен М.Ниязов “Кызыл Йолдыз ордены” һәм “Рәхмәтле Әфган халкыннан” медале белән бүләкләнә.

Шул кара кайгылы көннәр якын туганнары Рафис Мәлик улы Ниязовның бүгенгедәй хәтерендә. “Яңа гына фаҗигале рәвештә дөньядан киткән бердәнбер кызларын җирләгән ата белән анага бу кайгыны күтәрәсе тагын да авыррак булды. Районыбызга “Йөк-200” китереләчәге турындагы хәбәр чыкса да, соңгы минутка хәтле анда безнең Марксыбыз да буласына күңел ышанмады. Чөнки шул көннәрдә генә аннан: “Приказга хәтле 100 көн калды. Әни, сиңа бүләккә матур әфган яулыгы алдым. Тиздән кайтып сезне кочагыма алачакмын”, - дигән эчтәлекле хаты килгән иде. Әтисе белән әнисе, энеләре елап хәлсез калдылар. Цинк табутның кечкенә тәрәзәсе эчтән буялганга, мин табут эчендә Марксыбыз гәүдәсеме икәнен белер өчен, кулыма шөреп боргыч алып табут янына килдем. Шул чак офицер иңемә кулын салып: “Кирәкми, “отец”, ул үзен граната белән шартлатты, анда бер бөтен бернәрсә дә юк...” – диде дә, читкә кагылды. Марксны соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы килде, аны Мухино-Мальково авылы зиратында күмдек. Бер ел эчендә ике балаларын югалткан әти белән әни яшәү мәгънәсен табалмыйча, озакламый икесе дә бер-бер артлы бакыйга күчтеләр...” – дип сөйләде ул көрсенеп. 33 ел вакыт үтүгә карамастан, авылдашлары Марксны яхшы хәтерлиләр. Алар күңелендә ул әле дә хөр күңелле, гаиләсенең иминлеге өчен борчылган, һәркемгә булышырга әзер торган 20 яшьлек егет булып саклана...

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836