Материалы

Гөлләр сөюче ветераннар

последние и лучшие новости искусства в мире

Аларның Сумкино поселогындагы матур йортларын гөлләр һәм оныклар бизи. Бу кунакчыл гаилә кергән һәр кешене якты йөз, кайнар чәй белән каршылый. Ихсановлар гаиләсе авылда беренче булып дини бәйрәмнәрне үткәрүчеләр дә. Аларның бергә яшәүләренә быел 60 ел тулган. Сугыш чорында туып-үскән, күп михнәтләр күргән якташларыбызның күңелләре катмаган. Зарланмыйча, пенсиябез җитәрлек, артып кала дип, тормыш белән канәгать булып, намазларын калдырмыйча, татар тапшыруларын карап, газета-журналлар укып, дөнья яңалыклары белән кызыксынып яшәүче Хәтирә әби: ”Без хәзер байлар. Өч кыз, ике ир бала үстердек. Безнең куанычыбыз – 8 онык, җиде нәбәрәбез бар.

Поселокта яшәвебезгә дә шактый вакыт узды. Бу авылга 1961нче елны Шаңшыдан күчеп килдек. Яшәр йортыбыз да юк иде. Туган авылыма кайтасым килде. Картым мине тынычландырды, түземле булырга өйрәтте. Шөкер Аллаһыга, 1968нче елда йорт төзедек, хуҗалыгыбызны булдырдык. Биш ел сыер саудым. Аннары кирпеч заводында эшләдем. Суднолар ремонтлау заводына эшкә урнашкан вакытны мине бригадага алмаска иткәннәр иде. Татарлардан бер үзем булдым. Тырышып эшләгәнемне күреп бригадир итеп куйдылар. 18 ел буяучы булып эшләп, 120 сум пенсия белән лаеклы ялга чыктым”, - дип тормыш юлын сөйләде. Күп еллар бергә тату яшәүләренең сере белән Хәннән бабай да уртаклашып: ”Безгә 1957нче елны Шаңшы авылында Айнатулла мулла Кәримов никах укыды. Никахны бозарга ярамаганлыгын, мәңгелек яр итеп тапкан парың белән авырчылыкларны җиңеп, тормыш юлын бергә узарга кирәклеген аңлатты. Гаилә бәхетенең сере – сабырлык ул”, - диде. Ярты гасырдан артык парлап гомер итү сирәкләргә генә насыйп иткән бәхет. Ул бәхетне кадерләп саклап яшәүче Ихсановлар бер-берләренә терәк булып, үткәннәрне еш искә алып гомер кичерәләр.

Хәннән абыйның да хезмәт юлы лаеклы ялга чыканчы судоремонтлау заводында үтә. 20 ел элек поселокта мәчет ачылгач, ялга чыккан Ихсановлар бергәләп мәчеткә намазга йөри башлыйлар. Икесе дә хезмәт һәм тыл ветераннары, социалистик ярышларда җиңү яулаган, медальләргә лаек булган якташларыбыз. Без аларның алдагы көннәрендә саулык-сәламәтлек белән, бала-оныкларының бәхетен күреп озак еллар яшәүләрен телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума