#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Иртеш таңнары” әсәрен укуны дәвам итәбез

последние и лучшие новости искусства в мире

25-5Ниһаять, тирә-юньгә хуш исен таратып, алмагач-шомыртлар янә ап-ак туй күлмәкләрен киделәр. Илгә, халыкка бәхет, тынычлык, муллык теләп, язгы кояш елмая. 1945нче елның өзелеп көтелгән мае да, бәлки, шундый булгандыр. Ул вакыттан 73 ел узган. Әлбәттә, зур югалтулар кичергән кешеләр шушы бәйрәмне каршылыклы хисләр белән искә алалар.

Безнең бик зур булмаган Хуҗайлан авылыннан яу кырына 113 кеше китә. Аларның 51е генә төрле дәрәҗәдәге гарипләр, кайберләре кулсыз-аяксыз, кайсысы контузияле, тәннәрендә төрле кыйпылчыклы яралар саклап яшәделәр.

Көчле рухлы авылдашларым гаилә корып, 7-8 бала тәрбияләп үстерделәр, һәркайсына тиешле махсус белем биреп, мөстәкыйль тормышка озаттылар. Авылда бер сугыш ветераны калмады. Алар дәвамы – ул-кызлары югары, урта белем алып, илебезнең төрле тармакларында тырышып эшләделәр. Хәзер инде аларның күбесе – “ак әби” һәм “ак бабай”. Хәтер көне уңаеннан Якуб ага Зәнкиевның “Иртеш таңнары” әсәреннән өзекләр тәкъдим итәм. Абый безнең авыл яшьләре тормышы турында яза, үзе дә шул ук уй-хәсрәтләрне, хисләрне, вакыйгаларны кичергән кеше. Әсәр юлларына күчәбез.

«...Җир шары – олы бер йомгак ул, тарих әнә шул йомгакка елларны урый. Кайларда нинди сугышлар, күтәрелешләр, бәрелешләр булган да, кайларда яшәп илләрне шаулаткан бөек шәхесләр дөньядан киткән. Кайсы илләрдә хәкимнәр алышынган, кайларда илләрне су баскан. Зилзиләләр кубып шәһәр–авыллар балчык астында калган... Кыскасы, күзгә күренерлек вакыйгаларның эресе-вагы ычкынып төшеп калмый йомгак һәммәсен җыя, эрли, урый, онытылмаслык итә. Һәр авылның, һәр төбәкнең үз йомгагы була. Татар авылларында тарих ел исәбе белән йөрми, анда күп очракларда тарих аерым вакыйгаларга берегеп, сеңеп кала.

- Ә син аны әйтәсең икән! Борчак уңган иде ул елны.

- Юк ла, мин теге боз ташып ярларны җимереп, су бәрәңге бакчасына менеп җиткән елны әйтәм.

Әйе, сугыш башланган елны безнең якларда су олы була, ярлардан күтәрелеп, түбән җирдә утырган авылларны су баса. Бәхетебезгә, Хуҗайланыбыз биек җирдә тамыр җәйгән, бер елны да безгә андый афәт янамый».

Әсәрне укуны дәвам итәбез. Менә нинди сүзләр белән абый аерылышу кичен сурәтли.

“Кызлар Убасында бүген халык шактый. Егетләр, кызлар гына түгел, яңарак өйләнешкән ирләр, киленчәкләр дә шунда. Моңарча кавышу, табышу, сөешү урыны булган изге тау бүген аерылышу, сагыш урыны.

Төн. Күктә – төн яме. Айда – Зөһрә кыз. Төн. Төн гүзәле Кызлар Убасы. Карт кедрдан ерак та түгел учак яна. Учак тирәсенә ярым алка булып баскан егетләрнең дә, кызларның да йөрәге яна. Бүген уеннар юк, бүген һәммәсенең дә уйлары уртак, язмышлары бер. Аерылышалар. Егетләр китә, кызлар кала. Учак утына карап басканнар. Ялкын шәүләләре егетләрнең күзендә уйный, кызлар күзендәге сагышны ап-ачык күрсәтә, ялкын шәүләсе кызларның толымнарын, алъяпкычларын, битләрен алга манган. Бүген монда аерылышу җырлары хуҗа. Егетләр башлап җибәрәләр дә кызлар җырны күтәреп ала, элек җырланган, күнегелгән җырларга яңа юллар өстәлә, яңа юлларны берәү дә бутап тормый, һәркем җырның мәгънә сөрешен аңлап алып, җиңел генә кушылып китә. Җырлар үзгә, тавышлар бүтән, мөнәсәбәтләр яңача – аерылышалар. Озаккамы? Күпкәме? Әллә гомерлеккәме?

... Без илләрдән киткән чакта
Юлга чәчәк җәйгәннәр!

Исән булсак бер кайтырбыз –
Сез көтегез, сөйгәннәр...

...Тау өстеннән караганда авыл әллә кайчан йоклаган төсле. Юк, йокламый авыл, ул үзенең улларын озатырга әзерләнә»...

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836