#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Патриотлар һәм хыянәтчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

25-9Сугыш еллары турында бүген манара башыннан карап фикерләү дөрес булырмы? Ул каты, рәхимсез, мәрхәмәтсез заманнар иде, шунлыктан бу вакытларны үз үлчәмнәре белән үлчәү дөресрәк булыр. Совет елларының нинди ысуллар белән булса да яман атын сату, хурлауны максат итеп куючылар бернәрсәгә дә төшенергә теләмиләр. Бөек Ватан сугышында бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау алдыннан һәм аннан соң төрле массакүләм информация чараларында вакыты-вакыты белән совет командованиесенең рәхимсезлеген, кансызлыгын, җинаятьчеләрне аклаучы һәм Андрей Власов, Шиһап Нигъмәтуллин, Әсфәндияр Ченбаев кебекләргә дан җырлаучы, И.В.Сталинның һәм фронт командирлары Г.Жуковның, К.Рокоссовскийның һ.б. рольләрен инкарь итүче, генерал Дмитрий Карбышевның, Зоя Космодемьянскаяның, Александр Матросовның һәм башка чын совет солдатлары һәм офицерларының геройлык һәм Ватанга тугрылыкларын кире кагучы мәкаләләр басылып тора.

Язмамда Бөек Ватан сугышында катнашкан ике шәхеснең язмышын, аларның хәрби бурычка һәм Ватанга тугрылыкка биргән антларына мөнәсәбәтләрен күрсәтеп китәргә телим: берсе – минем әти, Көнбатыш фронтның 43нче армиясе 17нче укчы дивизия рядовое Солтан Алиш улы Садыйков, икенчесе – шул ук 43нче армиянең 17нче дивизия командиры полковник Петр Сергеевич Козлов. Аларның язмышлары Мәскәүне саклау юлларында, Тарутино өчен барган сугышларда, тирән көз көнендә бергә үрелә.

Садыйков Солтан Алиш улы (19.04 1917 – 21.02.1997) Тубыл өязенең Тугыз авылында крестьян гаиләсендә туа. Тубыл татар педтехникумын 1935 елда, Төмән укытучылар институтының география факультетын 1939 елда тәмамлый. 1939 елның сентябреннән Кызыл Армия сафларында. Мәскәү астында барган оборона сугышларында Көнбатыш фронтның 43нче армиясенең 17нче укчы дивизиясе составында катнаша. 39 ел мәктәп директоры булып Тубыл районында эшли. 1942нче елдан ВКП(б)әгъзасы, КПССның Тубыл район комитеты әгъзасы итеп берничә мәртәбә сайлана. 10 елдан артык район ветераннар советы рәисе. II дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» һәм башка юбилей медальләре, «Отличник народного просвещения» билгесе белән бүләкләнә.

1939 елның сентябрендә ул Кызыл Армия сафларына чакырыла. Хәрби хезмәте Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә башлана. Комсомол буларак, 1940 ел башында үз теләге белән фин сугышына языла. Юлда барганда, сугыш бетү сәбәпле, пулеметчылар хәзерләүче яңа оештырылган Канск хәрби училищесында укырга кала. 1940 елның ноябрь аенда училищены Кемеровога күчерәләр. Авырып китү сәбәпле, училищены тәмамларга 1 ай калганда, 1941 елның 1нче апрелендә аны дәваланырга Томск госпиталенә җибәрәләр. 16 майда Солтан Бердск шәһәрендәге 387нче элемтә батальонына билгеләнә.

1941 елның 22 июнь көне. Солтан Алиш улы Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәре янындагы хәрби лагерьда. Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә радио аша чит ил эшләре Халык комиссары Вячеслав Молотовның совет халкына мөрәҗәгатен тапшыралар. Ул, көтмәгәндә, иртәнге сәгать 4тә, сугыш игълан итмичә, мәкерле рәвештә, фашист Германиясенең Ватаныбызга һөҗүм итүен хәбәр итә. Дошман һөҗүме Балтыйк диңгезеннән алып Кара диңгезгә кадәр алып барыла. Ул безнең җиргә эчкәре үк басып кергән. Бик күп шәһәрләрне бомбага тоткан. Илебез чикләре районнарында илбасар дошман гаскәрләре белән каты бәрелешләр дәвам итә. В.Молотов үзенең чыгышын шундый сүзләр белән тәмамлый: “Наше дело правое, враг будет разбит, победа будет за нами!”

Бер атна эчендә 387нче аерым элемтә батальоны нигезендә элемтә полкын формалаштыралар. 29 июньдә 626нчы аерым эксплуатацион-телефон-телеграф ротасын фронтка озаталар.

3 июльдә И.Сталин радио аша чыгыш ясый. Илебез һәм халкыбыз кичергән шушы авыр көннәрдә аның чыгышы авыруга шифалы дару биргән кебек тәэсир итә. Һәркем дошманның көчле икәнлеген, сугышның ни дәрәҗәдә куркынычлы икәнлеген, аның гадәттәге армияләр арасындагы сугыш кына түгел, ә бөтен совет халкының Бөек Ватан сугышы икәнлеген тирәннән аңлый. Ватан өчен үлем куркынычы туган көннәрдә һәркем үзенең ни дәрәҗәдә кирәкле икәнлеген сизә, һәркем Ватан азатлыгы өчен өлешен кертергә бурычлы дип саный.

4 июльгә каршы төндә себерлеләр Мәскәүдә булалар. 5 июльдә автомобильләрдә көнбатышка таба 300ләп чакрым юл үтәләр.

Тиздән немецлар Оршаны басып ала. 8 июльдә безнең армия Смоленскны калдыра, 1 августта немецлар Ельняны кулга төшерәләр. Биредә немецларның алга барулары туктатыла, дошман оборонага күчә. Безнең каршы һөҗүм 22 августта немец позицияләрен беренче мәртәбә “катюшалардан” утка тотудан башлана.

Бу көннәрне искә алып Солтан Алиш улы үзенең язмаларында болай яза: “Безнең 390нчы полк, Ельня юнәлешендә Никольское, Никифоровка, Дубовежье, Вязовка, Митино авыллары аша узып, ярты айга якын барган каты сугышлар нәтиҗәсендә, 6 сентябрьдә Ельняны азат итүдә катнашты.

Ельня өчен барган сугышларда немецлар 8 дивизиясен югалтты, шул исәптән 10нчы “Рейх СС” дивизиясендә. Бу беренче зур җиңү иде, ә Ельня – беренче азат ителгән шәһәр булды.

2 октябрьдә, төнгә каршы, безне тревога буенча күтәрделәр. 24нче дивизия Вязьма астында чолганышта кала. Чолганыштан без Миша Коровин белән урман аша көндезен зур фронт юлына килеп чыгабыз. Гаскәрләр көнбатыш юнәлешендә хәрәкәт итә, димәк, дошман әле монда килеп җитмәгән.Без Миша белән шушы хәрәкәткә килеп кушылабыз. Кичкә таба безне 17нче дивизиянең махсус бүлеге кулга ала, каушап калмавыбыз һәм яныбызда сакланган комсомол билетлары коткарды, икебезне дә Обнинск янында формалаштыру үтүче 17нче дивизиянең лейтенант Волошин пулемет взводына озаталар. Лейтенант мине “Максим” пулеметына беренче номер итеп, Мишаны икенче, өченче номер итеп – патроннар китерергә, украин Лесюнны билгели. Безнең взвод1215нче полкның 3нче батальоны составына керә.

Немецлар Малоярославецны басып алалар, 1215нче полк ашыгыч рәвештә яңа оборона сызыгына күчерелә. Безнең пулемет взводы исемсез биеклектә урнаша.Иртә белән дошман артхәзерлек башлады. Безнең траншеялар өстендә тоташтан шартлау утлары, тирә-як төтен һәм тузанга капланган. Кинәт тынлык урнаша.Траншея өстеннән күтәрелеп карыйбыз. Безгә таба немец танклары, алар артыннан пехота килә. Дошман безнең алгы сызыкка якынлаша. Баш өстендә артиллерия дуэле бара. Безнең батальон позициясе дошманны тоташтан ут белән каршылый. Менә бер дошман танкы яна башлый, ләкин ике танк хәрәкәтен әле дәвам итә. Лейтенант Волошин пулеметтан ут ачырга приказ бирә. Минем кулымда “Максим” пулеметы телгә килә. Немецларның һөҗүме туктатыла, алар зур югалтулар белән чигенергә мәҗбүр булалар. Тиздән яңадан миномет атакасы башлана, яңадан немец танклары күренә. Безнең артиллеристлар да эшкә тотына. Зур бер танк торган урынында бөтерелә башлый, ачылган люктан ялкын көлтәсе күтәрелә. Тиздән икенче танк, аның артыннан өченчесе яна башлый. Безнең пулеметлар туктаусыз аталар, ә немецлар һаман алга омтылалар. Аларга инде гранаталар белән дә җитешергә була. Мин пулеметтан озын чиратлар бирәм, Коровин бер-бер артлы гранаталар ыргыта. Дошманның икенче атакасы да туктатыла.

...Бу хәл Черная Грязь авылы янында булды. Безнең арьергард полк монда оборона оештырды. Немецлар өч сәгать дәвам иткән артхәзерлек башладылар. Утны оборона эченә күчереп, башларны күтәргәч, бөтен тигезлек буенча, мотоциклларда, пулеметлардан ата-ата, радиокөчәйткеч җиһазлар кабызып, немецлар безгә таба хәрәкәт итәләр. Тирә-якта уклар сызгыра. Үкерүче агым бик тиз безгә якынлаша. Бу психик атака иде. Шул рәвешле исерек фашистлар үзләрен сугыш алтарена корбан итәләр иде. Фрицлар, чыннан да, бернәрсә белән исәпләшмичә, үлем кабул итәләр. Безнең оборона, аптырап калмыйча, төзәп атып, дистәләгән немец егеткәйләрен җәһәннәмгә озатты. Исән калган исерек фрицлар, тиз генә айнып, сугыш кырын ташлап качтылар”.

“22 октября 1941 года.

В 4 часа 45 минут командующий войсками Западного фронта генерал армии Жуков отдал приказ: «43-я армия. Голубеву.

1. Отходить с занимаемого рубежа до 23.10 ещё раз категорически запрещаю.

2. На 17 сд немедленно послать Селезнёва. Командира 17 сд немедленно арестовать и перед строем расстрелять.

17 дивизию, 53 дивизию заставить вернуть утром 22.10 Тарутино во что бы то ни стало, включительно до самопожертвования.

Самому находиться (КП) в районе боевых действий…»

Г.К.Жукову не раз приходилось выправлять чужие грехи, результаты чужой бездарности, слабоволия и откровенной трусости. В том числе и так называемыми расстрельными приказами. Недавно один из журналистов всерьёз уверял, будто Жуков лично расстреливал людей. Абсурд! Такого не бывало. Арест, следствие, трибунал, а уж там – в зависимости от приговора…

Нынешний читатель, возможно, воспримет дальнейший сюжет подобных приказов так: «виновного» арестовали, вывели перед строем и расстреляли. На самом деле, всё шло, как говорят, в рамках установленной процедуры: дознание, следствие (если действительно устанавливало состав преступления, то арест), суд…

Жуков порой даже не знал, чем заканчивались его жёсткие приказы».

“22 октябрь.Иртә белән зур Тарутино авылына килеп чыгабыз. Биредә безнең дивизиягә дошманга ныклы каплавыч кую бурычы билгеләнгән. Авылга керәсе калкулык өстендә Кутузов-Голенищев һәйкәле тора. Калкулык итәгендә киң үзән буенча бер урамнан торган авыл сузылган. Зур булмаган елга авылны ике өлешкә аера. Елга аша зур күпер салынган. Безнең бүлек кырыйдагы йортларның берсендә туктала. Лейтенант Волошин мине һәм Мишаны, 200-300 сумлап акча биреп, ит эзләргә җибәрә. Бу көнне кичергәннәрне бер дә онытырлык түгел. Юл аша зур өйдә безне ялгыз карчык каршы ала. Ул совет акчасына ит сатырга риза булмый. Киләсе йортта безне чын совет кешесе каршы ала. Ул инвалид, бер аягына аксый. «Ит белән хәзер кыен, - ди ул, - авылда артык хайван калмады. Менә без дә карчык белән соңгы сарыкларның берсен суеп ашадык. Ә болары, күрәсең, сезнең өлешегезгә калгандыр”. Һәм ул безгә ике сарык чыгарып бирде, акча алудан баш тартты. Икенче бер йортта ире фронтта булган сөйкемле хуҗабикә, чын күңелдән, йоны йолкынган каз бирде.

Төшке аш әзерләнгән арада, идәнгә салам җәеп, шунда авабыз. Йокыдан соң, ашап та өлгермибез, безнең баш өстеннән снаряд сызгырып үтә. Тиз генә коралларга, шинельләргә тотынабыз. Лейтенант Волошин: “Кирегә! Ашауны дәвам итәбез!” – дип кычкыра. Тәрәзәдән машиналарга төялеп, арбаларда, җәяүләп, ашыгыч рәвештә гаскәрнең чигенә башлавын күрәбез. Без урамга чыкканда анда инде бернинди хәрәкәт юк иде. Лейтенант өй артлары, бакчалар буенча чигенергә куша. Күпергә килеп чыгабыз. Лейтенант: “Кызылармеец Малов, күпер аша алга!”- дип боера. Малов шунда ук, иелеп, тиз генә күпер аша йөгереп чыга. Димәк, күпер әле ут астында түгел. Маловтан соң башта берәмләп, ә соңыннан төркемләп башкалар да йөгерә башлыйлар. Иң ахырга без өчәү һәм лейтенант Волошин калабыз.

Елга аръягында, күпернең ике ягында, урман алдында, безнең полк оборона оештыра. Ут ноктасы сайлап, тирә-якны күзәтә башлыйбыз. Дошман калкулыкта урнашкан. Кутузов һәйкәле янында ике танк күренә. Алар туктаусыз безнең артиллерия белән ут алышалар. Нәтиҗәдә, танкларның берсе яна башлады, икенчесе, чигенеп, күздән югалды.

Дошманның минометлары эшкә тотынды. Ул авылны, аның тирәсен, кырларны, ачык урыннарны утка тота. Безнең артиллерия дә актив җавап бирә. “Максимны” күперне күз алда тотып урнаштырабыз, аннан соң тулы профильгә окоп казырга тотынабыз. Көн инде кичкә авыша башлый. Каршы якның пулемет-миномет уты туктамый. Ләкин дошман ни өчендер атакага күчми. Күперне саклау өчен безнең яктан зур көч тупланган. Ике яклап дошманны кинжал уты белән каршы алырга пулеметлар куелган. Алгы сызыкка артиллерия-миномет утын көчәйтеп, немецлар, ниһаять, һөҗүмгә күчәләр. Төп удар күпергә юнәлтелгән. Ләкин немецлар атакасы тиз генә буылып кала. Дошман утны көчәйтә, башны күтәрерлек түгел. Безнең якта яралылар барлыкка килә. Лейтенант Волошин позицияне алмаштырырга боерык бирә. Запас позициягә пулеметны күчерү өчен күтәрелгәндә, мин кинәт яраланып җиргә авам. Беренче секундларда ни булганын хәтта аңламый торам. Тик беркадәр вакыттан соң гына ике аягым да яраланганын аңлыйм. Уң аягым үтәли, ә сул аякка алдымда шартлаган мина кыйпылчыклары тиеп яраланган. Аяклар ут кебек яналар, ике аяктан да күпләп кан ага. Лейтенант Волошин беренче булып яныма йөгереп килде һәм Лесюнга миңа ярдәм итәргә кушты, ә үзе Миша белән пулеметны запас позициягә күчерде. Лесюн саклык белән генә минем белән балкага (коры үзән) төшә, ә соңрак әллә кайдан килеп чыккан шәфкать туташы белән мине авыл кырыендагы бер йортның артына күчерәләр. Лесюн, кулы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә, минем белән саубуллаша һәм китеп бара. Шәфкать туташы, чалбар балакларын кисеп, яраларны эшкәртә, бәйли. Миңа кызганулы караш ташлап: “Чыдап тор, сөйкемлем, без сине калдырмабыз, кичен медсанбатка озатырбыз”, - ди.

Г.Жуковның приказы үтәлде. Немецлар бу көнне авылны ала алмадылар. Безнең яктан, бигрәк тә артиллеристлар арасыннан, югалтулар күп булды. Безне, яралыларны, төнлә медсанбатка озаттылар. Тулысынча дәвалану өчен мине Коканд госпиталенә, ерак тылга җибәрделәр. Шул рәвешле минем хәрби хезмәтем тәмам булды”.

Екатеринбургта 2015 елның 1 сентяреннән 2016 елның 6 май аена кадәр II Бөтенроссия ачык иҗади һәм тикшеренү эшләре буенча “Бөек Ватан сугышында Җиңүче буыннарның мәдәни-тарихи һәм рухи мирасы” дип аталган конкурс узды. Мин әтиемнең сугышта катнашуы һәм тылдагы хезмәте турында “Бөек Ватан сугышы елларында мәгрифәт өлкәсендә хезмәт батырлыгы” номинациясендә катнашып, “Яраткан хезмәтенә багышланган тормыш” дип аталган эссе җибәргән идем, 2 урынга лаек булдым һәм Җиңүнең 72 еллыгында (6 май 2017 ел) Екатеринбургтан Бөтенроссия конкурсы 2 урын лауреаты дипломы килеп төште. Бу диплом чын патриот әтием Солтан Алиш улы Садыйковның якты истәлегенә багышланган минем кечкенә бүләгем булыр дип саныйм. Быел 19 апрельдә аның тууына 100 ел тулды.

Рус телендәге материаллар «Правда» (№129, 2014 ел) газетасыннан алынды.

Клим САДЫЙКОВ, педагогия фәннәре кандидаты, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836