Материалы

Ватан азатлыгы өчен

последние и лучшие новости искусства в мире

24-9Минем әтием – Радик Руслан улы Сәлахиев. Ул - сугыш ветераны Сияхетдин Нуретдин улы Сәлахиевның оныгы. Явыз сугыш еллары бер гаиләне дә читләтеп үтми. Бабайларыбыз турындагы якты хатирәләрне әбием Гөлшат, Алсу апаебыз кадерләп саклаганнар. Бабаебыз 1927нче елны Татарстан Республикасының Беркет-Ключи авылында туа. 1944 нче елны 17 яшендә үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә. Шул ук елны аның бертуганы Хәйретдин Нуретдин улы 14 нче мартта Калининский өлкәсендә Лешли авылында барган бәрелешләрдә катнашып, 21 яшендә яу кырында батырларча һәлак була. Аның әнисе Абзуния Әгъламетдин кызы Сафина-Сәлахиева зур ышаныч һәм өмет белән улын сугыштан исән кайтыр дип көтә. Улының исеме Беркет-Ключи авылында сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә язылган. Сияхетдин Нуретдин улы Берлингача җитә. Үзен аямыйча туган иле өчен сугыш кырларында батырлык күрсәткән бабаебыз “Берлинны алу өчен” медале белән бүләкләнә.

Безнең карт бабаебыз Нуретдин Сәлахи улы тылда, Бөек Җиңү көнен якынайту өчен тырышлык күрсәтеп, Чиләбе шәһәренең хәрби заводында хезмәт итә. Фронтта кулларына корал тотып көрәшүчеләр белән бергә тылда хезмәт итүчеләр дә Җиңүгә зур өлеш кертәләр. Карт бабаебыз, аның уллары Хәйретдин, Сияхетдиннең батырлыклары безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Карина СӘЛАХИЕВА, Тубыл шәһәре.
(Римма УМИТБАЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума