Материалы

Ятимлек ачысы онытылмый

последние и лучшие новости искусства в мире

25-2Бөек Ватан сугышы чорында туып-үскән, шәһәрдә урнашкан балалар йортларында тәрбияләнгән, эвакуацияләнеп 50нче балалар йортында үскән балаларны Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге җылы каршы алды. Сугыш елларында бик күбәя, шуңа күрә илебез буенча ятим балалар йортлары ачыла. Тубыл шәһәрендә Ленинград, Мәскәү, фронт якыная барган шәһәрләрдән килгән төрле милләт балаларын  безнең шәһәр  үз канаты астына сыендыра. Чарада катнашкан 50нче балалар йортында тәрбияләнүче кунаклар арасында ”Себер балалары” оешмасыннан килгән вәкилләр дә бар иде.

Оешма җитәкчесе Гөлфара Каюм кызы Моратова: ”Илебез сугыш ятим иткән балалар өчен яхшы шартлар тудырды, аларны бөтен нәрсә белән тәэмин итәргә тырыштылар. Балалар ятимлек ачысын сизмәсеннәр өчен төрле чаралар оештырылды. Биредә алар чисталыкка, тәртипкә, эшкә өйрәнеп үстеләр. Без укытучыларыбызны, тәрбиячеләребезне, җитәкче вазифасын башкарган Җәзилә Әмир кызы Массагутованы онытмаячакбыз. Бүген Украинадагы хәлләрне карап йөрәгебез әрни. Сугышлар булмасын иде,” - дип чыгыш ясады, аннары “Себер балалары” оешмасы вәкилләре бергәләп җыр бүләк иттеләр. Бу чарада катнашучылар хатирәләре белән уртаклаштылар. Ветеран укытучы, шагыйребез Сөнгатулла Бекенинны туган көне белән котладылар. Ветеран укытучының әтисе Хәкимҗан Хәйрулла улы Бөек Ватан сугышында һәлак була. Килгән кунакларны үзәк директоры Марат Шәрипов  котлап, бүләкләр тапшырды. Сугыш чоры балаларының язмышлары турында педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков чыгыш ясады. Ветеран укытучылар  Галия Абайдуллина,  Гөлҗиһан Закирова онытылмаслык авыр елларны искә алдылар. Программага кертелгән мөнәҗәтләр, бәетләр, җырлар һәм биюләр башкаручыларны тамашачылар җылы каршыладылар. Хөрмәтле кунакларның күпчелеге 70 яшьтән узганнар. Балалар йортында үскәннәрнең чарада катнашучыларның һәркайсысы белем алган, күпчелеге шәһәребездә яшәп, хөрмәткә лаеклы, яшьләргә үрнәк булырдай тормыш юлын узганнар. Алар илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алган елны, дулкынландыргыч бәйрәм көннәрендә авыр сугыш елларын яңадан искә алдылар, чәй табыны артында әңгәмә кордылар, эчтәлекле концерт программасын карап, аралашып ял иттеләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума