#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Раушан Абдуллинга багышланган “Көрәш” бәйгесе

последние и лучшие новости искусства в мире

23-1Төмән шәһәренең “Прибой” спорт комплексында Россия Герое Раушан Абдуллин истәлегенә багышланган традициягә кергән милли “Көрәш” бәйгесенең 7нче ачык өлкә беренчелеге үтте. Ул өлкә татар Конгрессы, шәһәр татар мәдәният үзәге җитәкчелегендә, өлкә, шәһәр спорт һәм яшьләр политикасы департаменты, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты ярдәме белән оештырылды. Мәйданга спортчылар чыгып баскач, Россия Гимны яңгырап, әләм күтәрелде. Спортчылар, кунакларны сәламләп өлкә татар Конгрессының башкарма директоры Ринат Насыйров чыгыш ясады һәм: “Традициягә кергән ярышның җимешләре дә күренә, мәсәлән, күптән түгел Стәрлетамак шәһәрендә үткән көрәш буенча Россия беренчелегендә Шыкча егете Тимур Зиннәтуллин “Россия чемпионы” исемен яулады.

Бүгенге көч сынашучы егетләребезгә уңышлар телим”, - диде. Раушан Абдуллин турында видеофильм караганнан соң, Төмән районы, Нариман авылында һәм Төмән шәһәренең 3нче микрорайонындагы яңа урамга Раушан Абдуллин исеме бирелгәне искәртелеп үтте. Россия батырының әнисе Гөлфрүз Сергей кызы көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп: “Битараф калмыйча, бүгенге чарага килгәнегез, Раушаныбыз хәтеренә тугры булганыгыз өчен рәхмәт. Спорт белән чыныгып, сез үзегезне киләчәктә туган ил каршында булган бурычыгызны үтәргә әзерлисез, үзегездә чын себер характерын тәрбиялисез. Югары нәтиҗәләр, уңышлар сезгә”, - диде һәм оештыручыларга аерым рәхмәтен белдерде. Кунакларга бүләк итеп “Татар егете-2017” бәйгесендә катнашкан Данир Йортлыбаев матур җыр башкарды. “Өлкә чик сакчылары ветераннары“ иҗтимагый оешмасы рәисе Нуретдин Ибраһимов оешма исеменнән чараны оештыручы, үткәрүчеләргә Рәхмәт хатлары, кубоклар, махсус кружкалар бүләк итте. Аннары спортчылар 8 төрле авырлык категориясе буенча көч сынаштылар. Беренче урынга Мөхәммәт Батыров (”Антипино-Прибой”), Хуршеджон Едгоров (Индрәй), Руслан Арипов (Индрәй), Альберт Шәрипов (Индрәй), Мартин Джейранян (“Прибой”), Никита Кузнецов (Каскара), Радмир Ярмәтов (“Прибой”), Тимур Зиннәтуллин (Шыкча) чыктылар. Аларга Конгрессның мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова, Гөлфрүз һәм Мөхәммәт Абдуллиннар дипломнар, медальләр, кубоклар тапшырдылар. Төп судья Әбделхак Миннебаев яңалык итеп: “Киләсе елларда әлеге чараны авылларда үткәрергә планлаштырабыз”, - дип игълан итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836