Июнь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Әлеге бәйге Азия халкын берләштереп, һәр милләт кызы үзенең күркәм сәләтен, осталыгын күрсәтергә, азия чибәрлеген гәүдәләнештерергә мөмкинлек бирә. Быел “Азия-Урал гүзәле - 2017” бәйгесе 27 майда Екатеринбург шәһәрендә 10нчы мәртәбә уздырылды. Анда Төмән кызы – “Себер йолдызы -2014” фестивале финалчысы, “Сәнгать колледжы гүзәле - 2015” Диана Бакированың уңышлы катнашуы өлкәбез өчен тагын бер горурлык. Ул бәйгедә татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын лаеклы рәвештә башкарды һәм дефиледа да, күмәк биюдә дә үзен сынатмады.
Ул “Илһам бирүче мисс” һәм “Азия-Урал гүзәле – 2017” бәйгесенең “Вице-мисс” титулына лаек булды. Диана: “Бәйге турында Урал дәүләт юридик университетында укучы дусларымнан белдем. Үзем гашыйк булган татар мәдәниятен башка халыкларга да күрсәтү максаты белән бәйгедә катнашырга теләк белдердем. Һәм, әлбәттә, башка милләтләр белән охшашлык һәм аерма якларын ачыклау да минем өчен кызыклы. Бәйгенең темасы “Минем хыялым” дип аталган иде. Ә мин халыклар охшашлыкларын сакласыннар, үзләренең тамырларын, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен онытмауларын телим. Бәйге зур әзерлек белән оештырылган, минем өчен җан атучыларга, ярдәм итүчеләрнең һәркеменә аерым рәхмәт белдерәм”, - диде. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.