#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Из-за паводка в Тюменской области остаются эвакуированными почти 400 человек. Төмән өлкәсендә су ташудан 40 йорт, 2630 бакчачылык участогы зарар күрде. 382 кеше эвакуацияләнеп, аларның 106сы вакытлыча урнаштыру пунктларына, калганнары туганнарында урнаштылар. Суның күтәрелү дәрәҗәсе Ишим шәһәрендә 8,16 метр, ә Абатск районында – 10,63 метр тәшкил итә.

* * *

Тюменская область просит 600 миллионов для пострадавших от паводка. Өлкә хакимияте вәкилләре су ташудан зыян күргәннәргә түләр өчен 600 миллион сум акча сорап хөкүмәткә гариза җибәргәннәр. Моны губернатор В.Якушев: «Бу сорау буенча карар кабул ителгәч, акча су ташу нәтиҗәсендә милекләрен югалтучылар һәм вакытлы торакларда яшәүчеләргә кирәк-яракларны булдырыр өчен кулланылачак», - дип ачыклады.

* * *

Тюменская область вошла в двадцатку самых чистых регионов России. Язгы нәтиҗәләр буенча Төмән өлкәсе Россиянең иң чиста регионнары егермелегенә керде. Бу рейтингны “Яшел патруль” Россия иҗтимагый оешмасы төзеде. Иң чиста регион дип Тамбов өлкәсе билгеләнде. 2 урынга - Алтай Республикасы, 3 урынга - Алтай крае чыктылар. Ә Санкт-Петербург шәһәре - 8, Мәскәү – 7 урыннарда. Иң яхшы унлыктан Чукотка автономия округы (11 урын) һәм Төмән өлкәсе (12 урын) төшеп калдылар. Экспертлар әйтүенчә, безнең регион позициясен халыкның Антипинодагы начар шартларга зарлануы үзгәртте.

* * *

К нему не зарастет народная тропа. Бөек рус шагыйре А.Пушкинның туган көне уңаеннан Төмән шәһәренең “Машаров йорты” музеенда “Ватанын ул данлады һәм яратты” күргәзмәсе ачылачак. Төмәнлеләр һәм кунаклар 16 июльгә хәтле 100гә якын экспозиция, шулай ук шагыйрьнең кулъязмаларының күчермәләре белән таныша алачаклар.

* * *

В Тюмени появилось приложение “ЗАГС72”. Төмән, Заводоуковск, Ишим, Ялутор, Тубыл ЗАГС комитетына яңа мобиль кушымта ярдәме белән чиратка язылырга мөмкинлек булдырылды. Мөрәҗәгать итүчеләр кирәкле хезмәтне үзләренә җайлы вакытка билгели алачаклар. Ә талонны билгеләнгән көнне учреждениедәге терминалдан, 15 минут алдан алырга кирәк булачак. Мобиль кушымта белән gosuslugi.ru. сайтында логин һәм пароль аша кулланыла.

* * *

В Тюмени изобрели специальную тетрадь для слепых. Төмән инноваторлары сукырлар өчен уникаль электрон дәфтәр уйлап чыгарганнар. Аларның сүзенчә, хәтта дөнья буенча бу дәфтәрнең аналогы юк. Җайланманың эш принцибы - укучы белән укытучы арасындагы үзара бәйләнеш махсус модульләр аша булдырыла. Брайля шрифты системасы буенча мәгълүматлар махсус инновацион чаралар белән кертелә. Бу практик эштә Брайля шрифты буенча язу һәм уку күнегү осталыгын ныгыта. Экспертлар фикере буенча, әлеге дәфтәр күрү сәләтләре чикле булучыларга укырга гына түгел, мохиттә тизрәк ияләшергә ярдәм итәчәк.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836