#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтергә хаклы шәхес

последние и лучшие новости искусства в мире

Хәтер барда – кеше исән, яныбызда яши кебек тоела. Һәркемгә дә кеше күңелендә тирән эз калдырырлык итеп яшәргә туры килми шул. Ә менә Яркәү районы, Түреавылда 60 ел гомер кичергән Майсәрвәр Тимербакый кызы Сәетова халык күңелендә бары тик яхшы хисләр калдырып, 21 май көнне бакый дөньяга күчте. Шундый яхшы кешенең яныбыздан мәңгегә киткәненә ышанып та булмый әле. Авыр, әмма кызыклы тормыш кичергән тыйнак хатын турында гел сөйләп торасы гына килә.

Майсәрвәр Тимербакый кызы 1938нче елның 15 сентябрендә Шыкча авылы хакимиятенә караган, Талмы авылында туа. Ул бик иртән ятим кала. 20 яшендә Түреавыл егетенә кияүгә чыгып, 2 егет үстерәләр. Шул көннән бирле аның язмышы бу авыл белән тыгыз бәйләнә. Ул биредә сыер савучы, бозау караучы, клуб мөдире булып та эшли. Әмма 20 ел гомерен ул хат ташучы хезмәтенә багышлый. Һәр йортта Майсәрвәр апа көтеп алынган кунак була. Кешелекле, аралашучан, кайгыртучан апа берничә кабат авыл советы депутаты итеп сайлана. Озак еллар авыл старостасы вазифасын да башкара. Бу эшкә ул зур җаваплылык белән карый, авыл иминлеген яклап, авылдашларының проблемаларын чишәргә ярдәм итә. Аның тырышлыгы белән авылның су башнясы ремонтлана, “Яркәү-Түреавыл” рейслы автобусы йөри башлый, авылга телефон, газ кертелә, урамнарга асфальт салына, укучыларны Дубровное урта мәктәбенә йөртер өчен яңа автобус бирелә. Майсәрвәр апаның яшәү мәгънәсе - кешегә яхшылык эшләү була. Күп еллар намус белән эшләгәне өчен ул күптөрле Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә, “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеме бирелә. 2017 елның январь аенда күренекле якташлар турында материаллар җыю максаты белән оештырылган “Исән хәтер” проекты кысаларында Майсәрвәр Тимербакый кызы белән очрашу уздырылды. Биредә кеше турында кайгыртучанлыгы белән авылдашларының олы хөрмәтен яулаган Майсәрвәр апа турында бик күп җылы сүзләр әйтелә.

Без, авылдашлары, тынгысыз җан, актив җәмәгать эшлеклесе, шат күңелле, ярдәмчел Майсәрвәр Тимербакый кызы турындагы якты хәтерне һәрвакыт хөрмәт белән күңел түребездә сакларбыз.

Зөбәйдә МИҢНУЛИНА, Яркәү районы, Дубровное авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836