#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Врио губернатора Тюменской области стал Александр Моор. Президент Владимир Путин вакытлыча Төмән өлкәсе губернаторы постына моңа хәтле Төмән мэры вазифасын башкарган Александр Моорны билгеләде. Александр Моорга 44 яшь. Быел май аенда аны Владимир Путин II дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләде. Александр Моор коллегаларына һәм шәһәр халкына бергәләп зур эшләр башкарулары өчен рәхмәтен белдерде. Вакытлыча Төмән шәһәре хакимияте башлыгы урынына мэрның урынбасары Руслан Кухарук билгеләнде.

* * *

Строительство новой школы в пригороде Тюмени взял на контроль полпред Президента. Кырынкүлдә укыту учреждениесе 2020 елның 1 сентябренә әзер булырга тиеш. Урал федераль округында РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле Игорь Холманских видеоконференция режимында гражданнарны шәхси кабул итүне уздырды. Төмәннән хатын-кыз Кырынкүлдә мәктәп төзүдә йогынты ясауны сорады. Бүгенге көндә проект төзү оешмасын сайлау буенча конкурс процедуралары тәмамланды. Июньнең беренче ун көнендә контракт төзү планлаштырылган. Контрактка туры килеп, 2018 ел азагында булачак мәктәпнең проекты әзер булырга тиеш. 2019 елда план буенча төзү-монтаж эшләре башланачак. Белгечләр әйтүенчә, ул 16 ай вакытны алачак. Моннан соң яңа мәктәпкә җиһазлар сатып алыначак.

* * *

В Тюмени появится новая мечеть. Бина илебездә иң матурларның берсе булачак. Бүгенге көндә өлкә үзәгендә булачак җәмигъ мәчетенең проект документларына экспертиза ясыйлар. Мәчет Төмәннең Рабочий поселогы районында салыначак. Төзелеш өчен җир бүленгән. Проект буенча монда берьюлы 1 500дән артык мөселман сыячак. Мәчеттә уку-агарту үзәге дә ачылачак, анда ислам җәмгыяте өчен имамнарны әзерләячәкләр.

* * *

В тюменских лагерях подростки смогут определиться с выбором будущей профессии. Төмән өлкәсендә “Җәйге лагерь – профориентация территориясе” акциясе старт алды. Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре балаларга булачак һөнәрне сайлауны ачыкларга булышачаклар. Былтыр акциядә бер ярым мең үсмер катнашты.

* * *

Хозяйства Тюменской области завершают посадку картофеля и овощей. Мәсәлән, Омутинка районында 71 гектар, Ялутор районында 320 гектар җирдә бәрәңге утыртылды. Викулово, Түбән Тәүде, Тубыл районнары, Заводоуковск шәһәр округында эшләр тәмамланып килә. Вагай, Түбән Тәүде, Уват районнарында яшелчәләрне утыртуны тәмамладылар.

* * *

Тюменские сельхозтоваро-производители намерены засеять все заявленные площади. Авыр табигать шартларына карамастан, 2018 елда авыл хуҗалыгы тауарларын җитештерүчеләр алда планлаштырган барлык мәйданнарга чәчәргә җыеналар. Быелгы чәчү кампаниясе алдагы еллардан күпкә аерыла. Тәҗрибәле белгечләрнең анализ ясаулары буенча, мондый һава торышы соңгы тапкыр 60нчы елларда гына күзәтелгән. Моннан тыш, яңгырлар явып торуы да комачаулый. “Сезон алдыннан барлык авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләре сыйфатлы хезмәт өчен хәлләреннән килгәнне булдырдылар. Бу – техниканың әзерлеге, орлыклар, минераль ашламалар запасын хәстәрләү. Хәзерге көндә 33% чәчү агрегатлары ике сменалы режимга күчерелде”, - дип сөйләде өлкә АПК департаменты директоры Владимир Чейметов.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836