Кугалы китапханәсендә очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

23-3011 июньдә Төмән шәһәренең Кугалы авылында урнашкан 18 нче китапханәсендә татар шагыйрьләре, язучылары һәм иҗади шәхесләр белән очрашу кичәсе узды. Татар китаплары фонды булдырылган бу бинада беренче тапкыр милләттәшләребез катнашында үткән чараны китапханә мөдире Луиза Сөрмәтова оста итеп оештырып, алып барды.

Кичәгә килгән һәркем туган телендә иҗат итә, аларның максаты да туган телләрен саклап калу, гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын тел аша бала-оныкларына җиткерү.

Кунаклар һәркайсы үз шигырьләрен укыдылар, ә билгеле җырчылар - Луиза Сөрмәтова, Җәмилә Рәхимова алар шигырьләренә язылган җырларын тәкъдим иттеләр. Көйләрнең күбесен танылган җирле композиторыбыз Әмир Хәлидов иҗат иткән.

Әнәс Гаитов дусты, фикердәше күренекле шагыйребез Булат Сөләйманов турында истәлекләрен уртаклашты. Безнең арадан киткән язучы, шагыйрьләребезне искә алып, барысы хөрмәтенә дә җырлар башкарылды. Гөлфизәр апа Абдрахманова сүзләренә генә Җәмилә Рәхимова 9 көй язган икән.

- 1990-2013 нче елларда себер татар әдәбиятында, күбрәк шигърияттә күтәрелеш заманы булып тора. Бу елларда күп яңа исемнәр калкып чыга, 50 дән артык шигъри җыентыклар дөнья күрә, - дип алып баручы өлкәбезнең бүгенге көндә дә иҗаттан тукталмаган шәхесләре турындагы бүлеккә күчте. - Читтә яшәүче якташларыбызның иҗатына кыскача тукталып китәсе килә. Ул да булса, Мәскәүдә яшәүче, Вагай районы Меткә авылында туган профессиональ язучы Әбдел Мәхмүт, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп ятучы якташыбыз - Шәүкәт Гаделша.

Аннары сүз Тубыл шәһәрендә иҗат итүче Галия Абайдуллинага (Зилә), аның тормыш иптәше Ризмөхәммәт абыйга, Әлмөхәммәт Хәбибуллинга, Төмән районының Ямбай авылында көн итүче Сәгыйт Сагитовка, Зәйтүнә Ниязовага, 23-29Төмәнле Хәлил Вагайлыга, Булат Ташбулатовка, Бәхтияр Агишевка бирелде. Алар һәркайсы матур шигырьләрен һәм китапханәгә китапларын бүләк иттеләр. Мәүлидә Хәйруллина шигырь язу белән бергә, үзе аларны көйгә салып, җырлап та бирә икән. Очрашуда яңа гына Ә.Хәлидов көй язган җырын башкарды. Җәмилә Рәхимова өлкәбездә генә түгел, Татарстанда үз җырлары белән билгеле автор-композитор. Аның яңа гына диск белән җырлар китабы дөнья күргән, ул аларны һәр кунакка бүләк итте. Анда Татарстан шагыйрьләре һәм өлкәбез иҗатчылары шигырьләренә язылган җырлары урын алган. Бу инде икенче җыентыгы икән.

Очрашу чәй өстәле артында сөйләшеп, җыр-моңга күмелеп бик күңелле тәмамланды. Китап фонды тагын берничә дистәләгән китапка баеды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума