Материалы

Шахмат яратучылар турниры

последние и лучшие новости искусства в мире

23-3- Балаларны халыкара яклау көне алдыннан Ялуторда берничә район өчен шахмат турниры үткәрәбез. Ә Төмән районы өчен бүген Индрәй мәктәбендә шундый ярышлар оештырдык. Планда Тубыл шәһәре дә бар, - дип сөйләде өлкә Думасы депутаты, “Мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына шахматлар” “Бердәм Россия” партиясе проекты координаторы Фуат Сәйфетдинов. – Бу проект белән күптән шөгыльләнәм. Финанс яктан да булышабыз.

Өлкәнең 386 мәктәбендә һәм 76 балалар бакчасында шахмат дәресләре алып барыла. Соңгы 3 елда 870 педагог курслар үттеләр. 2018 елда гына бу максатлар өчен “Бердәм Россия” партиясе 2 млн 900 мең сум акча бүлеп бирде.

Шулай ук “Шахматлар авыл мәктәпләренә һәм күпбалалы гаиләләргә” дигән проектны тормышка ашыру өчен өлкә шахмат федерациясе Президент грантын отты. Бу грант нәтиҗәсендә 50ләгән мәктәп ярдәм алачак, шахмат буенча 90 педагогка һәм 200 күпбалалы гаиләдәге балага белем биреләчәк. Шахмат уены балаларга логик фикерләүне үстерергә ярдәм итә, стратегияне тупларга һәм уйларга өйрәтә. Ә балалар әти-әни белән бергә шахмат уйнарга өйрәнгәндә күп начар гадәтләрдән читтә калалар: гаджетларда, телевизор экраны алдында утырырга вакытлары калмый, урамда тиккә арлы-бирле дә йөрмиләр. Монда тулы бер команда оеша, мәктәптә дә, өйдә дә шөгыльләнеп, башкалардан күпкә алга китәләр. Ә инде мондый гаиләләргә шахмат өстәле һәм шахматлар бүләк итеп, без аларга кире чигенергә юл калдырмыйбыз. Мондый шәп мөмкинлекне кулдан ычкындырып булмый: өйдә бар әсбап булганда уенның серләренә төшенергә туры килә”.

Нәкъ шул проект һәм грант ярдәме белән Төмән районында яшәүче гаиләләргә дә бүләкләр тапшырылды. Ә әлеге мөһим вакыйга Төмән өлкә Думасы кубогына Индрәйдә узган шахмат турнирында булды. Монда Богандинка, Боровский, Винзили һәм Индрәйдән 64 укучы җыелган иде. Аларны тәбрикләргә, зур уңышлар теләргә Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының өлкә буенча баш федераль инспекторы, өлкә шахмат федерациясе попечительләр советы рәисе Дмитрий Кузьменко, Фуат Сәйфетдинов һәм өлкә шахмат федерациясе президенты Геннадий Шантуров, халыкара гроссмейстер, А.Карпов исемендәге өлкә спорт мәктәбе директоры Евгений Прокопчук, район администрациясеннән Валентин Клименко, Андрей Кайзер, Альберт Алтынгузин, Индрәй хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин, Думасы җитәкчесе Рөстәм Арипов килгәннәр иде. Алар бәйрәмгә күп җитәкче килгәнлегенә басым ясадылар, димәк шахматның дәрәҗәсе югары. Тагын да, без шахмат белән шөгыльләнүне үстерү, аны балалар бакчаларына да кертү өчен тырышачакбыз, ул илебезне үстерүгә ярдәм итә, диделәр. “Бокс һәм көрәш көч бирсә, шахмат акыл көчен арттыра, бу уенны бөтен дөнья ярата, хәтта косманавтлар да, сез дә алар кебек көчле һәм акыллы булырсыз”.

Фуат Гани улы һәм Геннадий Яковлевич Индрәйдән - Речаповлар, Шаргабдуллиннар, Богандинкадан - Сульдиннар, Винзилидан Егоровлар гаиләләренә шахмат өстәле, һәркайсына шахматлар бүләк иттеләр.

23-2Аннары балалар ярышны башлап җибәрделәр. Уен кызу барды. Җиңүчеләр ике төркемдә билгеләнде. Башлангычлар арасында индрәйлеләр икенче, өченче урыннарны алсалар, зуррак класс укучылары барлык урыннарда да медаль-дипломнар алу бәхетенә ирештеләр, һәркайсына бүләкләр тапшырылды. Индрәйдә Сөембикә Вәлишина белем биргән шахматчылар кайсы ярышка барсалар да, призлы урынсыз кайтмыйлар. Монда да сынатмадылар.

Шахмат кагыйдәләре тормышта да кирәк була. Әлеге спорт төре фикерләүне яхшырта, тынычландыра, сабырлыкка, уйларга өйрәтә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума