Материалы

Ураза гаете – иң мөбарәк бәйрәмнәребезнең берсе

последние и лучшие новости искусства в мире

22-14Быел Рамазан ае 6 нчы майда башланып, 29 көн дәвам итте. 4 июньдә Ураза гаете башланды һәм мөселманнар аны 3 көн буена бәйрәм иттеләр. Ураза гаете ул – ай буе ураза тоткан, намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, ятим-мохтаҗларга фитыр садакалары биргән, изгелекләр кылган мөселманнар өчен зур бәйрәм.

Төмән мөселманнары өчен оештырылган беренче бәйрәм Төмән өлкәсе мөселман Диния нәзарәте, өлкә татар яшьләренең мәдәни-эшлекле үзәге җитәкчелегендә, өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты һәм мәдәният йортының татар бүлеге ярдәме белән оештырылды.

Бәйрәм чарасы “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының икенче катындагы фойеда үткәрелде. Аны өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Әмир Балдин Коръән сүзләре белән башлап, бәйрәм белән котлады. Аның тәбрикләү сүзләренә килгән түрәләр, кунаклар да кушылдылар. Чараны алып баручы Диния нәзарәтенең хатын-кызлар комитеты җитәкчесе Энҗе Миргазизова Рамазан аеның бөеклеге, шушы айда ураза тотучылар, рухларын пакъләп, 22-15Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычларын үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешүләре һәм Ураза гаетенә мөселманнар ничек әзерләнергә, аны ничек каршы алырга кирәклеге турында искәртеп үтте. Шулай ук ул Ислам нигезләре буенча викторина үткәреп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бәйрәмгә ямь өстәп балалар шигырьләр сөйләделәр, шәһәр татар мәдәният үзәге үзешчән артистлары мөнәҗәтләр башкардылар. Аннары Әмир хәзрәт Балдин җитәкчелегендә мөселманнар Рамазан аенда тоткан уразалары кабул булсын дип дога кылдылар. Һәм халыкны тәмле пылау белән сыйладылар.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Ураза гаете – иң мөбарәк бәйрәмнәребезнең берсе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума