Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Губернатор отчитался о работе регионального правительства за 2018 год. «2018 ел - ил Президентын һәм Төмән өлкәсе губернаторын сайлау елы. Бу Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган Милли максатларга ирешү өчен отсчет ноктасы. Халык саны арту һәм халык санын саклау, тормыш дәрәҗәсен күтәрү, сәламәтлек саклау сыйфатын яхшырту, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру, технология һәм икътисадтагы алга китеш — бу максатларга ирешү өчен ил төбәкләренең тырышлыгы тупланган», - дип билгеләп үтте Александр Моор.

Аларны федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен төп инструментлар - 2024 елга кадәр исәпләнгән милли проектлар.

«Милли проектлар стартына Төмән өлкәсе инде билгеле бер тәҗрибә туплады һәм шактый көчле позицияләргә ия. Без 2018 елда милли проектларга максималь рәвештә кушылдык һәм аларның потенциалын икътисадый үсешнең югары темпларын саклап калу һәм социаль өлкәдә куелган максатларга ирешү өчен файдаланабыз», – дип ассызыклады төбәк башлыгы һәм 2018 елда Төмән өлкәсенең, алдагы еллардагы кебек үк, югары инвестицион активлык һәм икътисад үсеше темплары булган төбәкләр исәбенә керүен искәртте.

Губернатор һәр өлкәнең эш нәтиҗәләренә җентекләп тукталды: кече эшмәкәрлекне, авыл хуҗалыгын һәм инновацияләрне, транспорт инфраструктурасын, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм шәһәр тирәлеген яхшырту программаларын гамәлгә ашыру, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм мәдәният мәсьәләләренә игътибар итте.

* * *

Максим Афанасьев избран главой города Тобольска. 28 май көнне VI чакырылыш Тубыл шәһәр Думасының чираттагы утырышында күпчелек тавыш белән шәһәр башлыгы итеп Максим Афанасьев сайланды. Дума утырышында Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор да катнашты.

Максим Афанасьев өчен тавыш бирү нәтиҗәсендә 24 депутатның 21е тавыш бирде. А.Моор тубыллыларны бу вакыйга белән котлады, бай идарә тәҗрибәсе яңа билгеләнгән башлыкка барлык планнарны да тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышаныч белдерде.

М.Афанасьев - муниципаль һәм дәүләт хезмәтенең төрле вазифаларында 20 еллык эш стажы булган тәҗрибәле җитәкче. Ике югары белемгә ия. 1999 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча Төмән дәүләт университетын тәмамлый. 2001 елда шул ук югары уку йортының «финанслар һәм кредит» юнәлеше буенча дипломын ала.

Юрисконсульт, шәһәр финанс һәм салым сәясәте департаментының юридик, аналитик-хокук бүлеге башлыгы булып эшли. Төмән шәһәре администрациясенең хокук департаменты, Ленин административ округы идарәсе белән җитәкчелек итә. 2014 елдан Төмән шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары вазифасын башкара.

М.Афанасьев юл инфраструктурасы һәм транспорт мәсьәләләре буенча кураторлык итте. Аның турыдан-туры катнашында шәһәр киңлеген төзекләндерү буенча җитди проектлар гамәлгә ашырылды.

* * *

Открыт прием заявок на конкурс «Лучшие руководители РФ». 27 майда «РФнең иң яхшы җитәкчеләре» Бөтенроссия ачык конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Чара перспективалы һәм җаваплы җитәкчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, федераль дәрәҗәдә өстәмә мөмкинлекләр бирүгә юнәлдерелгән.

Конкурс берничә этапта үткәрелә: анкеталарны теркәү, тутыру, электрон эшлекле визитканы рәсмиләштерү, контентны алып бару төркеме тәкъдимнәре нигезендә корректировкалау, эксперт-аналитик этап, электрон эшлекле визиткаларның Бөтенроссия ачык финалы, федераль массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару. Конкурста катнашучылар түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

- 60 яшьтән өлкәнрәк түгел;

- җитәкчелек итү стажы 2 елдан да ким түгел;

- Россия гражданлыгы.

Конкурс шартлары белән муниципаль берәмлекләрдән, федераль челтәр филиалларыннан катнашучылар саны буенча квоталар каралган. Төмән җитәкчеләрен бәйгедә катнашырга чакырабыз. Конкурсның финалы 2020 елның февралендә узачак.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума