Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В тюменских лесничествах продолжаются посадки леса в честь 75-летия Великой Победы. Төмән урман комплексы белгечләре “Хәтер бакчасы” акциясенә багышлап агачлар утыртуны дәвам итәләр. Өлкә буенча 155 меңнән артык агач утыртылды. Өлкә урман комплексы департаменты белгечләре һәм оешмалар Каменск участок урманчылыгында 2 гектар җиргә 8 мең ылыслы үсенте урнаштырачаклар.

* * *

Почти 80 тюменцев эвакуированы при помощи санавиации с начала года. Төмән өлкәсендә 2020 елның беренче дүрт аенда санавиация вертолеты 54 очыш ясады һәм 79 пациентны китерде. Аларга бары тик махсуслаштырылган медицина учреждениесе шартларында гына ярдәм күрсәтергә мөмкин иде. Алар – авыр җәрәхәтләр, инфаркт алды хәлләре һәм инсультлары булган пациентлар, авырлы һәм ашыгыч халәтле (экстренными состояниями) балалар. Авиамедицина эвакуациясе тормыш өчен мөһим булган функцияләргә ярдәм итә торган җиһазлар кулланып башкарыла: үпкәләрне ясалма вентиляцияләү, мониторлау һәм башкасы.

* * *

Более десяти тысяч тюменцев укусили клещи. Төмән өлкәсендә 2020 елда талпаннарның активлыгы бик югары дәрәҗәдә теркәлгән. Сезон башыннан 10 471 бөҗәк тешләү очрагы булган. Шуларның 2 597 се – 14 яшькә кадәрге балалар. 4000 гектар җир эшкәртелгән, талпаннарның активлыгы аркасында бу тиешле нәтиҗә бирмәде. Шуңа күрә тиздән өлкәдә җәмәгать территорияләрен кабат акарицидлы эшкәртү үткәреләчәк.

* * *

Аэропорт Тюмени возобновил круглосуточную работу. Һава гаване 1 июньнән ишекләрен ачты, ул инде тәүлек буена эшләячәк. Элек ул коронавирус таралу куркынычы аркасында эшен туктаткан иде. Сатуда Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Симферополь, Анапа шәһәрләренә рейсларга билетлар бар. Аэропортта профилактика чаралары көчәйтелде. Белгечләр көн дәвамында дезинфекция чаралары эшләре кулланып, өстәмә җыештыру алып баралар.

* * *

Продукция тюменского тепличного комплекса получила разрешение для экспорта в страны Европейского союза. “Төмән-агро” яңа теплица комплексы “Рост” компанияләр төркеменә керә. CLOBAL G халыкара стандартлары таләпләренә туры килү-килмәүгә сертификатлануны уңышлы узды. Оешма бүгенге көндә Россиядә яңа өлгергән яшелчә җитештерүче булып тора, аның продукциясе Европа берлеге илләренә экспортлау өчен рөхсәт алды.

* * *

ФАПы Нижнетавдинского района оснастили новыми телекардиографами. Түбән Тәүде районына Андрюшино, Иска, Киндерле, Новотроицк, Черепаново һәм Ключи авыллары фельдшер-акушер пунктларына “Валента” телекардиографлары килде. 15 нче өлкә хастаханәсендә 2019 ел ахырында һәм 2020 ел башында барлык шәфкать туташлары һәм фельдшерлар шундый аппаратлар белән эшләргә өйрәнгән. Хастаханә балансында хәзер барлыгы 15 телекардиограф бар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума