Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Безнең юбилярыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

23-1“Яңарыш” газетабызда җиң сызганып фидакарь хезмәт итүче, телебезне, рухи байлыгыбызны, чал тарихыбызны саклап калу, үстерү, татарлыгыбызга кайтару эшенә 28 ел гомерен багышлаган җаваплы секретаребез - талантлы журналист, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, “Бәллүр каләм-2009” бәйгесе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Гөлнур Вәлишина 7 июнь көнне үзенең күркәм юбилеен каршылый.

Гөлнур Искәндәр кызы тумышы белән Татарстанның Кайбыч районы, Борындык авылыннан. Балачагы Бәрле елгасы буенда узган. Шул елларда ул елга тирәсендә үскән мәһабәт өянкеләр, чикләвек агачларының хуш исләрен, урманнарында өлгергән җир һәм кура җиләкләренең, карлыганның тәмен үзенә гомерлеккә сеңдереп өлгергән. Әйтерсең, тормыш сукмагы аны туган ягыннан еракка алып китәсен алдан ук белгән. В.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы бүлеген тәмамлагач, Гөлнур Искәндәр кызын язмыш җилләре бай табигатьле Себер ягына алып килә. Биредә Индрәй авылы егете – Вәгыйз Тимербай улы белән түгәрәк гаилә корып, матур йорт төзеп, ике егет үстерәләр.

Татар телен, аның грамматикасын яхшы белгән, тел байлыгы, зирәклеге, һәр проблеманы төптән уйлап, дөрес нәтиҗә ясау осталыгы белән аерылып торган Гөлнур Искәндәр кызы шушы еллар эчендә күпме мактауга лаек милләттәшебез, сугыш, хезмәт ветераннары, үрнәк гаиләләр, уңган яшьләребез, өметле балалар турында кызыклы, кыю, тирән эчтәлекле мәкалә-очерклар язып, өлкәгә танытты. Ничә ел инде ул газетаның бик җаваплы өлешен - “И туган тел”, “Иман” сәхифәләрен алып бара. “Иман” сәхифәсен җитәкләве дә очраклы түгел. Чөнки ул өлкә мөселман Диния нәзарәте курсларында дин гыйлемнәрен өйрәнә, озак еллар инде ураза тота.

Гөлнур Вәлишина массакүләм матбугат чаралары өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте, өлкә татарларының тарихын, телен, мәдәниятен саклап калуда керткән өлеше өчен өлкә губернаторы, өлкә Думасы җитәкчесе Рәхмәт хатлары, Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хаты һәм медале, Россия журналистлар берлеге Мактау грамотасына ия.

Газетабызның киләчәген чын күңелдән кайгыртучы, аны яшәтер өчен бөтен көчен, белемен кулланучы газетаның җаваплы секретаре узган елларга карап үзенең остазы, газетабызның беренче мөхәррире Азат абый Сәгыйтовка баш ия, алга караганда – тырышлыгын, сәләтен күрә белеп, эшенә олы бәя биргән мөхәррир Алсу апа Сәгыйтовага, коллегаларына рәхмәтен белдерә. Ә татар халкына, хезмәткә багышланган еллары турында Гөлнур Искәндәр кызы:

- Күз ачып йомганчы 28 ел үтеп тә киткән... Шул вакыт эчендә өлкәнең төрле авылларында булырга, күп кешеләр белән очрашырга туры килде. “Яңарыш”ның да үсеш чорлары күз алдыннан үтте. Газета белән бергә шактый иҗат әһелләре дә кулларына каләм алып, үз китапларын бастырырлык материал тупладылар, өлкәдә танылып өлгерделәр. Без танылган шәхесләр турында гына язуны максат итеп куймыйбыз: газета битләрендә укучыга кызыклы фикерен әйтерлек, үзенчәлекле тормышы, эше белән таныштырырлык һәркем өчен урын бар. Еллар узган саен эш шартлары да үзгәрә, компьютер, диктофон, фотоаппаратларны үзләштердек кенә, интернет челтәре тормышка үтеп керде. Кәрәзле телефон аша гына чарадан минутында материал җибәрү мөмкинлеге туды. «Яңарыш» та социаль челтәрләрдә үз төркемнәрен булдырды. Өлкәбез татарлары тормышы, тарихы, мәдәнияте, теле турында мөмкин кадәр күбрәк кеше танышсын өчен төрле ысуллардан файдаланабыз. Әлбәттә, кәгазьгә ручка белән язарга бик сирәк туры килсә дә, эш кимеде дигән сүз түгел. Атнага бер генә укучыбыз кулына барып ирешсәк тә, үткән вакыйгалар белән тиз арада халыкны таныштыру омтылышы интернет челтәрләрен файдалануга этәрә. Алар аша кыскача мәгълүмат бирү тәртибе дә җайга салынды. Һәм дә яңалыкларны да белү, танышу, кеше белән аралашу өчен интернет ярдәмгә килде. Матбугатчыларның ул яктан өстенлекләре шундадыр ул - машина кабызып, һәрвакыт ерак юлга чыгарга кирәкми, яхшы фотоаппаратлы телефоннар җитәрлек, видеосын да, фотосын да төшереп, язып та җибәрәләр. Журналистка сәләтен кулланып, матур укылышлы, файдалы материал гына әзерлисе кала, - дип сөйли.

Һөнәрен җаны-тәне белән яраткан, “Яңарыш”ның татар халкы өчен кыйммәтен төптән аңлаган, вазифасын зур җаваплылык белән тырышып башкарган, ярдәм кулын сузарга гел әзер торган, мәрхәмәтле, намуслы, югары әхлаклы коллегабызны туган көне белән чын күңелдән котлап, сәламәтлек, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы, парлы, бәхетле озын гомер, яңадан-яңа уңышлар, олы казанышлар телибез.

Гомер юлларыңда бәхет теләп
Гел елмайсын якты иртәләр.

Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.

“Яңарыш”лылар, “Әдәби Төмән”
иҗат берләшмәсе әгъзалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836