Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области предлагается расширить список получателей льгот при газификации жилья. Гражданнар өчен торак йортларны газлаштыруны финанс яктан тәэмин итү - хакимият органнарының бурычларыннан берсе. Бу турыда Төмән өлкәсе губернаторы, «Бердәм Россия» партиясенең югары советы әгъзасы Александр Моор «Бердәм Россия» генераль советы секретаре урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Кобылкин рәислегендә узган газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруны гамәлгә ашырганда гражданнарга ярдәм итү буенча онлайн-киңәшмәдә чыгыш ясаганда белдерде.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге президиумы Төмән өлкәсе Думасына йорт эчендә газлаштырганда халыкның ташламалы категорияләренә социаль ярдәм итүгә юнәлдерелгән төбәк законнары проектларын әзерләргә һәм кертергә тәкъдим итте», – дип хәбәр итте Александр Моор.

* * *

Тюменские аграрии заканчивают посевную, несмотря на жару. Төмән районының күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторлары чәчүне төгәлләделәр. Бу бурычны беренчеләрдән булып «Пышминская» кошчылык фабрикасы хезмәткәрләре үтәде.

- Эссе һава торышы, һичшиксез, төзәтмәләр кертә. Бездә, хәтта, өлкәннәр дә май аенда мондый һава торышын хәтерләми, - ди Төмән районы администрациясенең АПК идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Герасимов. - Чәчүлекләр буенча шытымнар бар инде, әмма алар киселгән. Кайбер предприятиеләрнең микроашламалар кертүе һәм кырларга су сиптерүләре өлешчә авыр хәлдән коткара. Гомумән, яңгырлар көтәбез, чөнки туфракта дым нормадан ике тапкыр кимрәк. Терлекчеләр азык белән тәэмин ителгән, бары тик сөт өлкәсендә продуктлылыкның берникадәр кимүе күзәтелә. Төмән районының өч кошчылык фабрикасында көчле кондиционерлау системалары нәтиҗәсендә бернинди проблемалар да күзәтелми.

* * *

Александр Моор: Тюменская область продолжает уверенно двигаться к национальным целям. COVID-19 дөнья пандемиясенә карамастан, Төмән өлкәсе 2020 елда Россия Президенты В.Путин билгеләгән милли максатларга ирешүгә актив рәвештә алга бара. Бу турыда Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор өлкә Думасы утырышында 2020 елда төбәк хөкүмәте эше турындагы хисап белән чыгыш ясаганда белдерде. «Милли проектларның төп максаты - кеше, аның сәламәтлеге һәм иминлеге. Бу мөһим приоритет белән без һәр карарыбызны чагыштырып, дәвам итәбез», - дип ассызыклады регион башлыгы. Узган ел үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек елы булды, социаль өлкәне дә, төбәк икътисадын да сынады, дип билгеләп үтте губернатор.

2020 елда төбәк халкына социаль ярдәм чараларын финанслау күләме 2019 ел белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек арткан һәм 15 млрд.сумга кадәр тәшкил иткән.

* * *

Советы по безопасному купанию дает тюменцам инфекционист. Моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда ял итү һәм коену - иң куркынычсызы. Сезон башланыр алдыннан мондый пляжлар күп кенә таләпләр буенча тикшерелә. Шул исәптән, лабораториядә су, микробиологик, санитар-химик, паразитологик, вирусологик күрсәткечләр тикшерелә.

Әгәр дә сез шикле урында коенган булсагыз, табиблар су коенганнан соң чиста су белән юынырга, күзләрне, борынны, авызны юарга; тирене коры сөлге белән сөртергә һәм юылган киемне тиз алмаштырырга киңәш итә.

Өлкә хәбәрләрен Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836