Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Ленин юлы» татар газетасы

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубылның музей-тыюлык фәнни китапханәсендә Тубылда татар телендә чыгарылган «Ленин юлы» дигән газетасының 3 еллык тупланмасы – 1961 елның 2 саныннан (4 январь) 1963 елның 33 (17 март) санына кадәр сакланган.

Газета Тубыл шәһәр комитетының коммунистлар партиясе, хезмәт ияләре депутатларының шәһәр һәм район советлары органнары җитәкчелегендә 1957 елда чыга башлый. Бары тик алдагы елларның саннары китапханәгә килмәгән. Газетаның баш редакторы вазифасын башта Ришат Бекшенев, ә 1963 елдан Шаһинур Фәрхетдинова (Мәхмүтова) башкара, корреспондент булып Азат Сагыйтов та эшли.

23-41-25

Газета көн аша чыгып торган. Ул Советлар Союзы, илдәге партия хәбәрләрен яктырту максаты белән чыгарылса да, анда Төмән өлкәсенең Тубыл, Вагай, Яркәү, Ялутор, Уват һәм башка районнарында эшләп килгән колхоз-совхозлардан хәбәрләр дә бастырылган. Хезмәткәрләр авылларга йөреп, кешеләр белән танышып, аларның тормыш юллары, фидакарь хезмәтләре белән таныштырып барганнар, фотоларын куйганнар. Татар теленә тәрҗемә итеп Тубыл шәһәренең, сугыш еллары тарихын биргәннәр. Татар мәдәнияте, китапханәләр эшен ачыклаганнар. Татар язучылар һәм шагыйрьләр иҗаты күрсәтелгән. Уку йортлары эше белән таныштырганнар. Тубыл педучилищесы, Тубыл шәһәренең 15 мәктәбе, райондагы татар мәктәпләре хәбәрләре бастырылган. Шулай ук газетада танылган шәхесләр исемнәре дә очрый. Мәсәлән, Булат Сөләйманов. Башта аның шигырьләре, җырлары бастырыла, ә 1963 елда корреспондент булып Вагай районы хәбәрләре белән таныштырып бара. Якуб Зәнкиевнең авыл хәлләре турындагы мәкаләләре дә газетаның эчтәлеген баета. Кызганычка каршы, 1963 елның март аенда «Ленин юлы» газетасы ябыла. Өч еллык подшивка гына сакланып калган булса да, анда районнар тарихы белән кызыксынган тикшеренүчеләргә файдалы бик күп бай мәгълүмат тупланган. Газета белән фәнни китапханәнең уку залында иркен эшләргә мөмкин.

Зөлфирә ФАЗЫЙЛОВА,
Тубыл шәһәренең музей-тыюлык фәнни китапханәсе хезмәткәре.
Рәсемдә: газетаның бер бите.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836