Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Әлегә хәтле архив киштәләрендә исәпсез-хисапсыз Бөек Ватан сугышына кагылышлы мәгълүматлар сакланып тора. Әлбәттә, аларның күбесе ачыкланды, дөнья күрде. Бүген интернет челтәрләрендә алар белән танышырга мөмкинлекләр барлыкка килде. Шуңа карамастан, әле сер саклаган документлар, сугыш хатирәләре зур йозак астында бикләнеп тора, хәтта зур белгеч - галимнәр һәм журналистлар да эләгә алмый.
Тарих битләреннән ишетеп, күрүебезчә, батыр абыйларның, бабайларның геройлыкларын аларның күкрәкләрендәге орден-медальләре әйтеп тора.
Бәлки берәүләрнең геройлыгы, сугыш кырларындагы уңышлары күп тапкыр артык булган булыр, шулай да, дәүләт тарафыннан бер хәтле батыр абый-бабайларның күргән сугыш сукмаклары, аларның дошман белән ышана алмаслык, башка сыймаган каты бәрелешләре, курыкмыйча бер туктаусыз алга барып торулары, армый-талмый яңадан яңа омандирларның серле приказларын, безнең абый-бабайларбыз намус белән җиренә җиткереп үти алганнар.
Тубыл районы, Тубылтора авылында яшәгән сугыш ветераны Садыр Әбсәләмов турында әйтеп китәсем килә.
Садыр абыйга 18 яшь тулу белән, 1942 нче елда ул сугышка китә. Монда аңа бик катлаулы, чыдамаслык киртәләрне үтеп чыгарга туры килә. Абыйга НКВДның серле полкында хезмәт итәргә боерыла. Биш ел чамасы (1942 - 1947 еллар) хәрби хезмәттә була. Ватаны өчен үзенең изге антын тулысынча үтәп, хәрби серләрне үзе белән кабергә алып китә. Шулай тиешле булган. Абыйның сугыш кырларында үтеп чыккан, көрәшкән адымнары әлегә хәтле архивларда ябык тора. Үзенең яралы, контузияле, авыртып аңа комачаулап торган аягын да Садыр абый, мөмкин хәтле яшереп торган. Сугышта яраланган аякны рентгеннан күрсәткән вакыт, ул үзенең сау аягын күрсәткән. Садыр абый буе - 192 см биеклектәге пәһлеван булган. Хәтта әле сугыш беткәч тә, безнең илебездә качып, яшеренеп торган диверсантлар, агентлар, шпионнар, кырып бетермәгән полицай, сатлык-жаннар, фашист ялчылары, халкыбызга тыныч тормышны булдырмаска, төрлечә явызлык кылып торырга маташканнар. Аларны тотып юк итү, алар белән көрәшү бик озакка сузылган һәм дәүләтебез тарафыннан шушы катлаулы бәрелешләрдә үзен ышанычлы батыр-герой итеп күрсәткән Садыр абый.
90 нчы елларның башларын күз алдыма китерәм. Тубылтора авылында моннан 200 еллар чамасы элек салынган Аллаһ йорты - кирпечтән төзелгән, яртылаш җимерек мәчет басып тора иде. Манарасы ватылган, коточкыч хәлдә мескен иде ул. Бу мәчет бинасын, дәүләтебез һәм авыл халкының ярдәме белән, яңартырга, төзәтергә, ватылан манараны үз урынына кайтару планлаштырылып, Аллаһ йортын халык файдасына тантаналы рәвештә ачарга карар чыгарылып эшләр кайнап торды. Иске мәчетне төзәтү эшләре башлану белән авылга эшчеләр, туристлар, тарих белән кызыксынучылар, дин әһелләре еш килә башладылар. Мәчеткә каршы, юлның икенче ягында урнашкан Әбсәләмовларның йортлары түләүсез аш йортына әверелгән иде. Өй хуҗалары - Садыр абый һәм аның хәләл жефете Уразбикә апа килеп кергән юл кешеләрен, динчеләрне һәм мәчет эшендә катнашкан егетләрне хуш күреп, кайнар чәйләр, тәмле ризыклар белән каршы ала иделәр. Мәчетнең төзәтү эшләре башыннан ахырына хәтле барып, тантаналы рәвештә мәчет ачылу көннәренә хәтле Садыр абый белән Уразбикә апаларның өй ишекләре кунаклар өчен һәрвакыт ачык булып торды.
Икесе дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсыннар, Ин ша Аллаһ.
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.