Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә ярдәм итү теләге белән Тубыл шәһәрендә һәм районда төрле чаралар оештырыла.
Тубыл шәһәре Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә булган сугышчыларга кирәкле әйберләр җыелды. Бу саваплы эшне Гөлшат Сухова оештырды. Ул: «Тубыллыларның изге гамәлләргә кушылып, гуманитар ярдәм җыюда катнашулары халкыбызның битараф булмаганын күрсәтә. Мәчеттә оештырган чарада төрле яшьтәге якташларыбыз үз өлешләрен керттеләр. Апалар көндәлек кирәк-яракларны сатып алып, мәчеткә китерделәр.
Күчтәнәчләр изге күңелле кешеләрдән җыелдылар», - дип, ярдәм күрсәткән мәчеткә йөрүче апаларга рәхмәтләрен белдерде. Тубылда гуманитар ярдәмне озату, урынына җиткерү дә оештырылган. Шәһәр халкы, волонтерлар, ярдәм күрсәтүчеләр җыелган әйберләрне Тубыл шәһәре җирле бүлеге бинасында урнашкан «Бердәм Россия» партиясе офисына китереп тапшыралар. Тубыллылар хәрбиләргә посылкалар җыюда актив катнашалар. Бу изге эштә катнашучыларның күпчелегенең улы, я якыннары махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Һәммәсенә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Римма УМИТБАЕВА.