Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Яңа авыл мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттек.
1995 нче елның 19 нчы маенда Индәр мәчете төзелеп бетте. Бер ел эчендә салып чыктылар, топ спонсор фонды “Хәят әль-Игаса”, шул оешманың әгъзасы Мостафа Сәед килде. Насим Рафиков җитәкчелегендә Аллаһ йортын төзергә барлык авылдашлар көч куйдылар.
Озакламый Насим бабай вафат була, Индәр авылыбызда белемле мулла булмый. Ә мәчетебездә тормыш бара, Самария Рәхмәтуллина, Мәксүмә Вәлитова һәм Сайра Айбатова намазга йөреп, җыелган садакаларны мәчет файдасына тотыналар.
Революция алдында Индәр мәчете 1907 нче елда төзелгән була. Шул вакытта Әхәт Рафиков муллалыкка теләгәннәрне укыткан.
Утызынчы елларда мәчетебезне конфисковать иткәннәр, ә 1969 нчы елны мәдәният йорты итәләр. Тарих буенча авылыбызда мәчетнең булуына 300 ел.
Бу турында бәйрәмне алып баручы Сади Рафиков сөйләде.
2007 нче елны мәчетебез төзекләндерелә, имам булып шул вакыт яшь егет Буа мәдрәсәсендә Айвар Уразов сайлана. аннары озак еллар Радик Имангулов белән Митхәт Вәлитов икесе алып бардылар, намаз укыдылар, мөселман бәйрәмнәрен, Гает намазларын уздырдылар.
Хәзер мәчетебезнең, авылдашлар һәм читтә яшәүче якташлар ярдәме белән, пластик тәрәзәләре, мич, идәне яңартылды. Митхәт Вәлитов ярдәм итүче авыл халкы белән барлык эшләрне алып бара.
Бәйрәм мәчет янында җыр-моң, шигырьләр яңгырады. Хатын-кызлар мул табын әзерләделәр. Күрше Первомайка авылыннан да килгәннәр иде. Галия һәм Арун Ниатбакиевлар гаиләсе Сәхир Хәбибуллинның шигырен сөйләде, Әлминур апа Карымова җыр башкарды.
Барлык теләгәннәрне намазга чакырдылар, балалар да бергә намазга бастылар. Табын артында Арун Ниатбакиев белән Митхәт Вәлитов дога укыдылар. Махсус хәрби операциядә йөрүче балаларның исән-сау җиңеп кайтуларын теләделәр.
Ашка сарыкны Латыйфа, Рифхәт Тимербулатовлар садака итеп бирделәр. Аларның ике уллары МХОда йөриләр.
Бу чарада ярдәм итүчеләр: Земфира Сөләйманова, Люция Кучамбердиева үз кибетләреннән тәмле ризыклар алып килгәннәр. Концертта катнашучылар: Тания Айбатова, Гайнур Вәлеева, Зиннура Сабарметова, Майсәрә Сабарметова, Әлминур Карымова, Галия һәм Арун Ниатбакиевлар, Сади Рафиков, баянда оста уйнаучы Ринат Ашрапов һәм башкаларга зур уңышлар, исәнлек-саулык телибез. Очрашулар әле күп булыр, дөньялар гына тыныч булсын!
Тания АЙБАТОВА,
Вагай районы, Индәр авылы.