Главная

Айтбаевлар – укытучы династиясе

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү округында укытучы династияләре күп. Шуларның берсе – Айтбаевлар династиясе. Ул сугыш елларында Тубыл татар педучилищесын тәмамлаган Зәкия Айтбаевадан башлана. Аның улы Марат үзенә укытучы Рәйсәне хатынлыкка ала. Рәйсә Янтимер кызы 9 июньдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Рәйсә Янтимер кызы 44 ел хезмәт юлын борынгы Тархан авылы балаларына багышлаган. Ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, өч дистә ел дәвамында укытучылык белән җитәкчелек эшен берләштерә - Тархан мәктәбенең директоры, «Ләйсән» балалар бакчасы мөдире була.

23-41-26

Укытучы булу хыялы аңа әтисе, өлкән апасы Рәшидәдән күчкән. Кармановларның алты кызы да педагог булган. Яңа Кәешкүл мәктәбен тәмамлаган Рәйсә Янтимер кызы урта белемне Яңа Александровка урта мәктәбендә алган. 1969 елда Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтының филология факультетына укырга кергән. 1973 елда ул Тархан мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. 1980 нче елларда пионервожатый булып эшли, аннан соң мәктәп профкомы рәисе итеп сайлана. Агитатор вазыйфаларын да башкара, халык алдында лекцияләр укый. Иске Александровка авыл советы депутаты вазифасын да тапшыралар.

Балаларга ихлас мәхәббәт акыллы таләпчәнлек белән берләшеп, Рәйсә апага балалар, ата-аналар һәм хезмәттәшләр арасында абруй китергән. Ул яшь укытучылар өчен яхшы остаз да.

Рәйсә Янтимер кызының күпсанлы укучылары арасында укытучылар, табиблар, инженерлар бар. Ул күп кенә грамоталар, РФ мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеменә ия.

Тормышта Рәйсә Янтимер кызы – изге күңелле, кунакчыл, оста куллы хуҗабикә, кайгыртучан әни. Ире Марат Таип улы белән ул һәм кызларына белем биреп үстергәннәр. Соңгы елларда аның яңа шөгыле бар – махсус җепләрдән сумкалар, эшләпәләр ясый.

Рәйсә Айтбаева филология генә түгел, компьютер белемен дә яхшы үзләштергән. «Күренекле кешеләр» сериясендәге Янтимер Кармановка багышланган китапны әзерләүдә актив катнашты. 2022 елда ул «Имя твоё – учитель» дигән китап язды һәм бастырды. Китапта ул үзенең гаиләсе, хезмәттәшләре турында кызыклы фактларны уртаклаша. «Яңарыш», «Ярковские известия», «Семья» газеталарында мәктәп эше, укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, гаилә тәрбиясе һәм авылдашлары турында мәкаләләр бастыра. Шулай ук «Сөләйманов укулары» җыентыкларында да басмалары бар.

Тархан мәктәбенең ветераннары Рәйсә Янтимер кызын юбилее белән чын күңелдән котлыйлар! Аңа нык сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер телиләр.

Хәнисә АЛИШИНА,
Төмән дәүләт университеты профессоры, академик.
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума