Главная

Клуб оешмалары концерты

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә клуб оешмаларының отчет концерты узды. Чарага килүчеләрне җылы каршы алып, «Әминә» декоратив-гамәли иҗат студиясенә йөрүче балаларның иҗади кул эшләре белән таныштырдылар. Милли тема буенча эшләнгән күргәзмәне тамашачылар кызыксынып карадылар. Милли орнаментлар белән бизәлгән, бәйрәм төсмерләре кертелгән кул эшләре куелган күргәзмәдә һәр эш кызыклы, милли, бер-берсенә ошамаган, төрле булганы белән тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Күргәзмәне оештыручы җитәкчеләре Римма Баганаева укучыларының уку елы дәвамында тырыш хезмәтләренә йомгак ясады. Римма Гомәр кызы җитәкчелегендә эшләнгән зәвыклы кул эшләре белән кызыксынучылар күп булды.

Аннары бәйрәм сәхнәсеннән җыр, моң агылды. Җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталарының чыгышлары белән үрелеп барган концерт программасында мәктәп яшьтәгеләр, студентлар, шәһәребезнең җырга-моңга гашыйк булган төрле яшьтәге иҗат кешеләре катнаштылар. Шәһәрдән һәм районнан килгән тамашачылар һәр чыгышны җылы каршы алдылар. Бәйрәм концертын алып баручылар «иҗади, мәдәни планеталарга» чакырып эчтәлекле концерт программасын тәкъдим иттеләр. Һәр катнашучы милли костюмнары, яңа, матур җырлары, биюләре белән тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар. Аларның күпчелеге төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаган, танылган җырчылар, биючеләр иде. Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин быел «Халык сәнгате-2026», «Таң йолдызы-2026» фестивальләрендә катнашып җиңү яулаучыларга дипломнар тапшырды. Концерт прграммасын алып барган себер-татар мәдәният үзәгенең cәнгать җитәкчесе Айгөл Корбанова һәм аның ярдәмчеләре, мәктәп укучылары, клуб оешмаларына йөрүче балалар матур чыгышлары, мәгънәле сүзләре, теләкләре белән сөендерделәр. «Себерстан» бию коллективы, «Балкыш» вокал коллективы, «Нур» әдәби-иҗат түгәрәге, «Ян гөл» фольклор коллективы, «Яратам» кавер-төркеменең сәләтле чыгышлары алкышларга лаек булды. Һәр чыгыш - ул хезмәт, укучылар белән репетицияләр, дулкынлану һәм иҗади үсеш. Тамашачылар залында утыручы укучыларның әти-әниләре, әбиләре балаларның сәнгатьле сөйләгән шигырьләрен, җырларын тыңлап, бию сәнгате белән кызыксынган балаларның чыгышларын күреп, сөенеп, горурланып утырдылар. Бәйрәм тамашачылары концерт алдында өлкә газетабыз «Яңарыш»ка да актив язылдылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемдә: «Ян гөл» коллективы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума