Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Махсус хәрби операциядәге якташларыбыз туган авылларына ялга кайткач, аларны мәктәпкә, клубка очрашуларга чакыралар. Тубыл округының Санниково мәктәбендә төрле милләт укучылары белем алалар. Бу мәктәптә, авыл клубында төрле патриотик чаралар үткәрелә. МХОдән килгән Владислав Кондрахин белән очрашу үткәрелде. Владислав 1988 елны 26 декабрьдә туа. Башта Маслау мәктәбендә, аннары Санникова мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итә. Патриотик рухта тәрбия алган якташыбыз армиядән соң контракт буенча хезмәтен дәвам итәргә карар кыла. Владислав Кондрахин белән мәктәптә узган очрашуда ул укучыларга хәрби хезмәте, Ватаныбызны илебез дошманнарыннан саклау, яклау кирәклегенең әһәмияте турында сөйләде. Сугышчы укучыларның сорауларына төпле җаваплар бирде. Владислав Кондрахин илебез патриоты булуның әһәмиятенә басым ясап, бердәмлектә көч булганы турында үзенең фикерләрен әйтте. Бу очрашуда сугышчы белән әңгәмә укучыларда якташлары өчен горурлык хисләре уятты.
Мәктәп укучылары Владиславның махсус хәрби сугышларда батырлык, фидакарьлек өчен бирелгән медальләре белән кызыксындылар. Ул «Батырлык өчен» медале, хәрби шәхси батырлыгы өчен бирелгән Россия Федерациясенең дәүләт бүләге - «Суворов» медале белән бүләкләнә. Авылдашлары, укучылар Ватаныбыз алдындагы изге бурычын үтәгән МХОдә катнашучыга эчтәлекле, кызыклы әңгәмәсе, хәрби хезмәте өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Яшүсмерләргә авырлыкларга бирешмәскә, батыр, җаваплы, көчле булыгыз дип теләкләрен җиткерде. Авылдашлары хәрби темага бергәләп җырлар башкардылар. Владислав Кондрахин туган яклардан килгән җылы хәбәрләр, посылкалар, хатлар солдатларга көч, куәт өстәгәнен, рухи ярдәм биргәнен әйтте.

Фәүзия МӘМӘТОВА,
Тубыл округы, Маслау авылы.
Рәсемдә: очрашуда.