Санникованың МХОгә ярдәм итүчеләре 20 коробка гуманитар ярдәмне Тубыл округының комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә тапшырдылар. «Огонек» волонтерлар төркеменең МХОгә ярдәмнәре турында язган идек. Алар тырыш хезмәтләре, патриотик рухта волонтерлык эшләрен алып барганнары өчен «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга актив ярдәм күрсәткән якташларыбыз төркеменә йөрүчеләр бердәм, ярдәмчел, игелекле, армый-талмый булышлык күрсәтүчеләр.
Фәүзия Мәмәтова, Зоя Зольникова, Динара Мусина, Борис Саньков - «Огонек» волонтерлар төркеменнән, Зөлфирә Әбдрәшитова - Ворогушино авылыннан, Марина Боброва, Людмила Уткина - Бизино авылыннан. Аларны бер максат берләштерә - алгы сызыкта булганнарга ярдәм итү. «Огонек» төркеме җитәкчесе Ибәтулла абый: «Якташларыбыз ярдәме белән окоп шәмнәре дә җибәрелде, 20шәр тартма чәй җыелмасын туплап, һәр төргәккә өй җылысын, туганнарының, якташларының кайгыртучанлыгы, мәхәббәте белән сугарылган күчтәнәчләр бездән китте. Туган якларын, туганнарын исләренә төшереп, кайгыртучылары барлыгын сугышчылар онытмасыннар. МХОгә киткән Ватанны саклаучы якташларыбызга ярдәм күрсәтү буенча эшкә кушылып булышлык күрсәтүчеләр бар. Җыелган ярдәмне Тубыл шәһәренә җиткерәбез. Лаеклы ялда булган якташларыбыз үз вакытлары белән дә исәпләшмиләр, килеп төп эшне башкаралар. Без инде тәҗрибә дә тупладык. Шәмнәр дә эшләдек, Динара Мусина, Рәүфә Кандеева токмач кисте. Бу эш гади, ләкин бик мөһим, сугышчыларыбыз өчен кирәкле. «Огонек» төркеме исеменнән һәр ярдәм иткән авылдашыма рәхмәтләремне белдерәм», - дип сөйләде төркемнең җитәкчесе Ибәтулла Мәмәтов.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: волонтерлар.