#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Специалисты отмечают увеличение популяции клещей в Тюменской области. Талпан тешләвеннән регионда 7 мең кеше зарар күрде. Аларның 4сендә талпан энцефалиты чире табылган. Үткән атнада гына табибларга 1500 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 300е – балалар. Күбесен балык тотканда, ауда, дачада, шәһәр паркларында, хәтта күп фатирлы йортларның ишек алларында талпан тешләгән. Тәнгә ябышкан бөҗәкне пинцет белән алырга һәм табибларга күренү зарури.

* * *

Незаконно перемещенное из Вьетнама в Россию чучело крокодила передано в музей ТюмГУ. Үткән ел Рощино аэропортында Төмән таможнясы Вьетнамнан очып килгән пассажирда рәсмиләштерелмәгән сиам крокодилы сөкәте таба. Кызыл китапка кертелгән әлеге сөйрәлүче төр хайванның сөкәте конфискацияләнеп, хуҗасына штраф салынган була. Кирәкле процедуралар үтеп, крокодил сөкәтен Төмән дәүләт университетының зоологик музеена тапшырырга карар кабул ителә. Һәм, ниһаять, 5 июнь көнне музейның күп санлы экспонатлары арасында ул үзенә урын тапты.

* * *

Выпускники станцуют “Вальс на Набережной”. Мәктәп еллары тәмамлану Төмән кызлары һәм егетләренә Түре буенда вальс әйләнү белән билгеләнәчәк. Әлеге традиция 6 ел элек башланып, мәктәп еллары белән саубуллашучылар өчен матур йомгаклау аккордына әйләнде. Төмән шәһәрендә гомум шәһәр чыгарылыш бәйрәме 23 июньдә башлана. Мәктәпкә, укытучылар, ата-аналарга багышланган соңгы мәктәп вальсын быел 800дән артык укучы башкарачак.

* * *

Теплица будущего: тюменские студенты изобрели умный парник. Төмән студентлары “акыллы” теплица уйлап тапканнар. Проект авторлары Алексей Приданников белән Данил Пашко студентларның фәнни-техник иҗаты бөтенроссия бәйгесенең регионара этабында “Энергетика” юнәлеше буенча 3нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Алар киң тикшеренү үткәреп, гади теплицаларны “акыллы” стандартына модернизацияләү мөмкинлеген тикшереп, теплица җиһазлары базарына анализ ясадылар. Алар үзләренең фәнни җитәкчеләре белән акыллы парникның 3D-модель проектын чыгарып, макетын төзегәннәр.

* * *

В Тюменской области за год с помощью бесплатного ЭКО забеременели 199 женщин. Өлкәдә уңышлы эшләүче бушлай экстракорпораль аталандыру (ЭКО) программасы буенча 10 ел эчендә 1750 бала дөньяга килеп, 1700 парга ата-ана бәхетен татырга насыйп булды. Үткән ел 600 пар ОМС полисы буенча процедуралар үткән булса, аларның 199ына бәхет елмайды. Бу елны ЭКОга квотаны 800гә хәтле күтәрергә карар ителде. Өлкә сәламәтлекне саклау департаменты җитәкчесе И.Куликова әйтүенчә, соңгы елларда нәселсез парлар саны арта бара, 62%ы очракта - сәбәп ирләрдә.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836