Материалы

“Яңарыш” белән бергә

последние и лучшие новости искусства в мире

24-2Сумкино поселогында газета–журналларга ташламалы бәяләр, бүләкләр белән язылу үткәрелде. Бу чараны оештыручы Тубыл үзәк почтасының вакытлы матбугатка яздыру бүлеге мөдире Нурия Туктасын кызы Вафеева: ”Элек “Абунәчеләр көне” почта бүлекләрендә генә үтә иде. Соңгы елларны мондый чараларны мәдәният үзәкләрендә, мәктәпләрдә, мәчетләрдә оештыруны тәҗрибәгә кертә башладык. 2017нче елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу уңышлы үтә, укучыларыбыз күп булсын дип тырышабыз”, - дип сөйләде.

2нче июньдә бу поселокта узган чарада без татар телендә чыккан газета–журналларны яратып укучылар белән таныштык.

Гөлсем Нияз кызы Абайдуллина: ”Яңарыш” белән мин инде 25 ел бергә яңалыкларны күзәтәм. Халкыбызның күренекле кешеләре белән танышып яшим. Газетасыз әлегә калганым булмады. Тумышым белән Ялутор районы, Сәел авылыннан. Мин татар мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләгән Төмән институтын тәмамлап, Саускан җидееллык мәктәбенә юллама белән килеп, анда ябылганчы, лаеклы ялга чыкканчы Сумкино мәктәбендә эшләдем. Игәй авылы егете Нияз Гани улына тормышка чыгып 5 бала тәрбияләп үстердек. Кызларыбыз Тубыл пединститутын тәмамладылар, өчесе укытучы булып эшлиләр. “Яңарыш” безгә яңалык алып килүче газета дип әйтер идем”, - диде. Сугыш чоры балалары сиксәнне узып, тормыш юлларында кайгы–хәсрәт күрсәләр дә, җан тынычлыгын табып, мәчетләрдә күрешеп һәм аралашып яшиләр. Сумкино мәчетендә намазга хәтле “Яңарыш”ка язылдылар, теләкләрен юлладылар. Монда якташларыбызны җыюда ярдәм иткән, “Яңарыш”ка язылырга өндәгән Алимә апа Уразмәтова, Хәтирә апа Ихсановага рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә

Узган атнада “Абунәчеләр көне” оештырылды. Монда беренчеләрдән татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Бахмәт кызы Шамратова “Яңарыш”ны яздырды. Мәктәптә эшләүче яшь гаиләләрнең актив булулары шатландырды. Роберт Нуретдин улы Рәхмәтуллин - физкультура укытучысы, Диләрә Ришат кызы башлангыч сыйныф укытучысы. “Яңарыш”ны икенче ел гына яздырсалар да, үзләренең фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр. Диләрә Ришат кызы: ”Мин тумышым белән Омск өлкәсенең Усть-Ишим районыннан. Безнең якларда гаиләләрдә татар телендә сөйләшәләр. Без шәһәрдә яшәсәк тә, гаиләбездә балаларыбызга туган телебезгә мәхәббәт уятырга тырышабыз. Улыбыз Айдар этно-мәдәни мәктәптә укыганына шатланабыз, чөнки биредә татар мохите. Балаларны татарча укырга, язарга өйрәтәләр. Татар мәдәниятен, гореф-гадәтләребез белән таныштыралар. Мәктәп тормышы “Яңарыш” газетасы битләрендә чагылып бара. Бу безнең мәктәп укытучылары, укучылар, әти-әниләр өчен дә стимул. ”Без бергә” кушымтасын да яратып укып, Татарстан яңалыклары белән дә танышабыз. Безнең рухи азыгыбыз булган “Яңарыш” газетасына уңышлар телим”, - диде. Ун елдан артык укытучы стажы булган Рәхмәтуллиннар гаиләсе башка укытучыларга үрнәк итеп сөйләрлек. Бу мәктәптә эшләгән Клара Рафаэль кызы Хисаметдинова 3 бала әнисе. Ул чакыру, үгетләүләрне көттермичә, күп еллар “Яңарыш”ка языла. ”Миңа татар халкының гореф-гадәтләре, дини, мәдәни темаларга язылган мәкаләләр ошый. ”Яңарыш”та балалар өчен дә кызыклы мәкаләләр басыла. Безнең мәктәп яңалыклары, укытучыларыбыз турында укыган саен миндә горурлык хисләре уяна. Авыллар тормышыннан яңалыклар белән кызыксынабыз. Мәктәптә “Абунәчеләр көне”н оештыру хезмәт кешеләре өчен уңайлы. Чөнки көне буе эштә булган кешеләрнең почта бүлекләренә барырга вакыты калмый”, - дип фикере белән уртаклашты. «Абунәчеләр көнен»дә “Яңарыш”ка күпчелек хатын-кызлар язылды. Бу чаралар җәмгыятьтә хатын-кызларның роле кечкенә түгеллеген, балаларның киләчәге гаиләдә, мәктәптә бирелгән тәрбия белән бәйле икәнлеген күрсәтте.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума