#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Быел да милләтләр арасында дуслык күпере салынды

последние и лучшие новости искусства в мире

24-1Россия көне кысаларында Төмән шәһәренең Төсле бульварында традициягә кергән “Дуслык күпере” 24нче милләтләр фестивале гөрләде. Әлеге чара өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты ярдәме, өлкә милли-мәдәни автономияләре һәм иҗтимагый оешмалар тырышлыгы белән узды. Биредә 26 милли-мәдәни автономия һәм иҗтимагый оешмалар үзләренең мәдәниятен, тарихын, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, милли ризыкларын 23 милли “йорт”та тәкъдим иттеләр.

Чараның тантаналы өлешен Төмән сәнгать институты ректоры, милли-мәдәни автономияләр һәм иҗтимагый оешмаларның координацион советы рәисе Игорь Шишкин ачып, бульварны тутырып килгән төрле милләт халкын бәйрәм белән котлады, фестивальнең милләтара дуслыкны ныгытуда башкарган эшен барлап, киләчәктә дә бердәм яшәргә, эшләргә чакырды. Аның теләкләренә хәрби ветераннар госпиталенең баш табибы Альберт Юсупов, Төмән районы һәм шәһәр халкын социаль яктан яклау буенча баш белгеч Наталья Насыйбуллина, Төмән кадетлар училищесының байрак йөртүчесе Алексей Гашилык кушылдылар. Чыгышлар илебез турындагы матур җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук илебезнең баш бәйрәме белән котлап өлкә башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Моор: “Бүген без үзенең киңлегендә төрле холыклы, әмма бертөрле рухлы, хәзинәле булган халыкларны берләштергән мең еллык тарихлы, уникаль милли-мәдәни мираслы илебезне данлыйбыз. Төмән өлкәсендә 150дән артык милләт вәкиле яши. Биредә барыбыз бер гомуми йорт төзибез, ул дуслык йортының чәчәк атачагына ышанам, чөнки без – бергә!” – диде. Аннары сәхнәгә милли-мәдәни автономияләр һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре чыгып басып халык белән бергә Россия Гимнын башкардылар. Игорь Шишкин фестивальне ачык дип игълан иткәннән соң, хөрмәтле кунаклар милли йортлар буйлап киттеләр. Ә ике сәхнәдә һәр милләт халкы үзенең җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә татар Конгрессы әзерләгән йортта хөрмәтле кунакларны автономия советы рәисе Ришад Зиганшин, башкарма директоры Тимергали Мирасов татар милли ризыгы - чәк-чәк белән каршылаганнан соң, Ялутор шәһәренең “Сандугач” халык җыр ансамбле җырчылары илебездә футбол буенча дөнья чемпионаты башланачагын билгеләп, футбол уйнадылар, аннары Ялутор районы, Аслана татар мәдәният үзәге артистлары себер татарларының фольклорын чагылдырган “Каен суы” дигән күренеш күрсәттеләр. Кунаклар Исәт районы, Югары Егәнле авылының ат җигү җайланмалары ясаучы остасы - Тимербай Абайдуллинның эшләре белән таныштырдылар. Аннары алар ат чабышы һәм көрәшчеләр мәйданчыкларында да булдылар. Милли ризыкларны быел Вагай районы, Карагай авылы хуҗабикәләре әзерләп китергәннәр. Аларның җитәкчеләре Алсу Байморатова: “Без ун елдан артык катнашабыз. Соңгы ике ел, авылны су басу сәбәпле, катнашмыйча калган булсак, быел менә тагын 45 төрле ризык: касма, кыекца, пәтер, шәңкә, кәпәц бавырсак, косык бавырсак, как калац, сумса һәм башка себер татарларының милли ашларын алып килдек. Авыл төрле балыкка бай булган Иртеш елгасы тирәсендә урнашкан, шуңа без балыкны майда да кыздырдык, пироглар ясадык, уха пешердек. Бу ашларны мин, Әлфия Бәширова, Гөлнара, Кадрия, Шахло Морзиналар, Нурия Хәлилуллина, Фәүзия Нигъмәтуллина, Майрә Мирасова, Айгөл Мостаева әзерләдек”, - дип сөйләде. Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре “Туган тел” мәйданчыгы оештырып, төрле бәйгеләр үткәрделәр. Җиңүчеләргә “ПК Молоко” оешмасы продукцияләрен бүләк иттеләр. Шулай ук “Татар йорты” тирәсендә төрле күргәзмәләр, мастер-класслар эшләде. Тимергали Сәлим улы фестивальгә нәтиҗә ясап: “Быел да “Татар йорты”нда 400дән артык кеше катнашты. Тик 200гә якын кеше сәхнәдә үзләренең сәләтләрен лаеклы рәвештә күрсәттеләр. Һәркем үзенә куелган вазифаны зур җаваплылык белән башкарды, милләттәшләребезнең һәркеменә рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836