#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Галия апа Сагитуллинаның туган көне иде

последние и лучшие новости искусства в мире

24-1220 июньдә Төмән районы, Индрәй авылы клубы халык белән тулды. Бу көнне монда хөрмәтле тыл һәм педагогик хезмәт ветераны, авылның тарихын барлаучы, бай музей булдыручы, бала чактан ук индрәйлеләрдә татар теленә мәхәббәт уятып, туган телләрен онытып барган яшьләр белән драмтүгәрәк оештырып, алар белән танылган татар әдәбияты әсәрләреннән үзе төзегән кечкенә сәхнә әсәрләрен күрсәтүче, токымнарны бергә очраштыручы Галия апа Сагитуллинага 87 яшь тулган булыр иде. 2017 елның июнь аенда аның гомере өзелде. Галия Хәмзә кызы хөрмәтенә оештырылган хәтер кичәсенә аның укучылары, укытучылар коллективы, төрле елларда драмтүгәрәккә йөрүчеләр, ветераннар советы әгъзалары, авылдашлары җыелдылар.

Кичәне әзерләүче, алып баручы авыл музее җитәкчесе, ветераннар советы председателе Сөембикә Вәлишина иң элек тамашачыларга фоторәсемнәрдән әзерләнгән фильм тәкъдим итте. Һәркем киң күңелле, шат йөзле апаны күз яше аша искә алып, хатирәләргә чумды. Аннары Галия апаның гомер юлы сөйләнелеп барды, укучылары җырлар, апаларының шигырьләрен яңгыраттылар. Авыл хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин апа белән 4 ел гына таныш булып калса да, аның чиксез энергиясенә, идеяләренең күплегенә, тырышлыгына соклануын белдереп, мәңге истән чыкмас, ул гел безнең күңелләрдә сакланыр, дип чыгыш ясады. Оныгы Эмиль Камалов тыпырдап биеп тә алды. Халстан апа Ханнанова бергәләшеп бәйрәмнәр үткәргәннәрен искә төшереп, борынгы җырларны башкарып күрсәтте. Кызы Елена оештыручыларга, катнашучыларга, тамашачыларга туганнары исеменнән олы рәхмәтен җиткерде, әниләрне сагынуга багышланган матур шигырь укыды. Кичәгә Галия апаның кызлары, оныклары килгәннәр иде. Соңыннан апабызның драмтүгәрәктәге эше турында “Яңа сулыш”, “Себер йолдызлары” телетапшырулары авторы Ләйсән Фазлуллина әзерләгән видеотасманы карадык. Анда балаларның оста уйнауларына гаҗәпләнеп, зур хәрефле Укытучы апабызның эш нәтиҗәләренә сокланып утырдык.

Галия Сагитуллина 1931 елның 20 июнендә Тубыл шәһәрендә дөньяга килә. Төрле мәктәпләрдә 7 класс белем алып, татар педучилищесында, пединститутта укый. Хезмәт юлын 1949 елда Яркәү районының Яңа Кәешкүл мәктәбеннән башлый.

24-10Аннары Вагай районының Рәнчек (1957), Карагай (1959) мәктәпләрендә директор була, 1969 елда Тазовск районына китеп эшләп ала. Ә инде алдагы тормышы Төмән районының Индрәй мәктәбе белән бәйле. Анда лаеклы ялга киткәнче татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Лаеклы ялга киткәч, авыл музее ачылгач, аның җитәкчесе итеп билгеләнә. Соңгы көнгә кадәр хөрмәтле ветеран укытучы авыл тарихын саклый, тулыландыра. Хезмәт чорында күпләгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, төрле билгеләр белән бүләкләнә.

Галия апа Индрәйгә килгән вакыттан – 1970 елдан аның тарихы турында кызыксына башлый. Тирәнтен эзләнүләре нәтиҗәсендә авыл, төп нәселләрнең, мәктәп, мәчет тарихын энәсеннән җебенә кадәр белүгә ирешә. Аның тырышлыгы белән сугышта хәбәрсез югалганнар, күпләренең каберләре урнашкан урыннар билгеле була. Авыл елъязмасы көн саен тулыланып тора. Музей каршында драмтүгәрәк оештырып җибәрүе белән балаларны үзенә җәлеп итә. Галия апаның үзе төзегән 30лаган сәхнәләштерелгән күренешләре, драма әсәрләре эчтәлекле, кызыклы, уйландырырлык иде. Ул мәгарифкә юл күрсәткән, аның үрнәгендә укытучы булган күпме мөгаллимнәр мактаулы хезмәт юлын үттеләр һәм әле дә күңел биреп эшлиләр.

Авылда аны кечесеннән олысына кадәр һәркем белә, ихтирам итә, соравын һич кире какмый. Кая гына тарихи әһәмиятле материал очратсалар да, тизрәк Галия апага алып киләләр, музейга бирербез дип ерак илләрдән истәлек алып кайталар.

Һәркемгә игътибарлы, һәркем белән уртак тел таба, теләгәнен аңлата белде. Токымнарның матур очрашу кичәләрен оештырып, туганнарны таныштырды, табыштырды. Тагын да мәктәп укучылары белән тыгыз элемтәдә эш итте. “Красное знамя” район газетасы һәм «Яңарыш” өлкә татар газетасының да актив хәбәрчесе булды. Г.Сагитуллина - өлкәдә иң оста төйдереп биюче дә: «Түгәрәк уен” россиякүләм фольклор бәйгесе лауреаты; иң тырыш мәдәният хезмәткәре: Индрәй сәхнәсендә аннан башка бер чара да үтмәде; шагыйрә, оста алып баручы да, авылда иң беренче митинг, 24-1122 июнь иртәсендә факел белән йөрүләр оештыручы. Ветераннарны төрле бәйрәмнәргә йөртү, “Алтын чор” кичәләрен оештыру белән бергә, транспорт табып, Тубыл, Ялутор калаларына, Искергә, Ямбай музеена да берничә тапкыр алып барды. Сугыш ачыларын, юксызлыкны, ачлыкны үз җилкәсендә татыган, ире Марат абыйның ятим калган ике кызын үзенекедәй кадерләп кабул иткән, алты кызга тормышта туры юл күрсәткән, соңгы көненә кадәр хөкүмәт эшендә эшләгән бу чиксез хөрмәткә лаек фидакарь җан турында күп язарга була.

Әле дә: “Газетага материал яздым, хәзер йөгертеп алып килеп китәм”, - дип шалтыратыр сыман.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836