#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюмень завезли футбольные сторублевые купюры. Төмәндә әйләнешкә кергән футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган яңа үрнәктәге 100 сумлык купюралар махсус полимер нигездә ясалган, ул кулланышта булуның вакытын арттырачак һәм саклауның яңа дәрәҗәләрен файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа акча билгеләре нык аерыла. Беренче чиратта – чын кешене сурәтли, ул - данлыклы футбол капкачысы Лев Яшин. Бу – Россия тарихында беренче тапкыр булган уникаль вакыйга. Вертикаль урнашуы һәм төсләр гаммасын куллану әлегә күнегелмәгән.

* * *

Под Тюменью состоялось открытие завода по производству мороженого. Төмән районы, Боровский поселогында тәүлегенә 8,5 тонна туңдырма җитештерергә планлаштырган яңа предприятие ачылды. Ул индустриаль парк территориясендә беренче оешма. Халыкны 43 эш урыны белән тәэмин итәчәк. 1987-2010 елларда Төмән икмәк комбинатында туңдырма җитештерү буенча цех эшли, әмма аның эше туктатыла, чөнки шәһәр халкы арасында үтемле булмый.

* * *

Тюменский проект “Императорский маршрут” откроют для туристов уже в июле. Тур өч көнгә исәпләнгән, Төмән, Тубыл, Екатеринбург шәһәрләрен үз эченә ала. Маршрут Төмәннән башлана. Икенче көнне төркем автобус белән Тубылга китә. Император Николай Романов гаиләсе белән бәйле барлык тарихи объектлар белән танышачаклар.

* * *

Предпринимательская инициатива в регионе получает поддержку. “Ягоды Плюс” компаниясе Төмән районы, Боровский поселогында урнашкан индустриаль паркта төзелүче производство-үлчәп төрү һәм тирән эшкәртү цехларына 75 миллион сум капитал салды. 2018 елда җиһазны лизинг килешүләр буенча беренче взносны каплау формасында оешмага дәүләт ярдәме бирелде. “Безнең компания халыктан сатып алган кыргый һәм бакчада үсә торган җиләк-җимеш, яшелчә, гөмбә, эрбет чикләвеген эшкәртү белән шөгыльләнә. Цехларда 45 яңа эш урыны булдыру планлаштырылган. “Ягода Плюс” компаниясе Төмән өлкәсе муниципалитетларында киң тармаклы сатып алу челтәре төзеде. Моңа әзерләү пунктлары һәм складлар керә, аларда беренчел чималны эшкәртәләр,” – дип сөйләде оешманың генераль директоры Эльмар Ибуков.

* * *

В Успенском детдоме откроют эпилептологический центр. Медицина кабинетлары өчен бинага ремонт ясалды, тиздән яңа җиһаз кайтарылачак. Новаторлык проекты нейрохирургиянең федераль үзәге, Төмән өлкәсе хөкүмәте, интернат хезмәткәрләре ярдәме аша уйланылды һәм практик реальләштерелде. Ул балаларга диагностика үтәргә һәм учреждениедә дәваланырга мөмкинлек бирә. Проектны нейрохирургия федераль үзәгенең баш табибы Альберт Суфианов җитәкли. Интернатта төрле авыр диагноз белән 400 бала яши.

* * *

В школах Тюменской области внедряют электронный способ оплаты обедов. “Мәктәп туклануын исәпкә алу” сервисы Ишим, Тубыл, Заводоуковск, Ялутор, Голышманово һәм Винзили, Боровский поселоклары мәгариф учреждениеләрендә кертелгән. Кайбер мәктәпләрдә тест режимында система марттан эшләп китте. Яңалык ата-аналардан югары билге алды. Электрон түләүне кертү системасы белән менюны сайлап алырга, бонус банк программа буенча ташлама алырга мөмкинлек туа. Иң мөһиме – бала аша акча биреп җибәрергә кирәклек юк. Мәктәп укучысының туклануы өчен Төмән өлкәсе электрон мәктәбе” системасы аша түләп була. Дәүләт хезмәт күрсәтүе сайтында хисапка алу язуы булганда авторизация һәркемгә үтәрлек

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836