Динле якташларыбыз форумнан кайттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

24-10Мөселман кардәшләребез әле генә Казаннан татар дин әһелләре форумыннан кайттылар. Быел ул унынчы тапкыр үткәрелде һәм анда илнең төрле төбәкләреннән 1100 кеше катнашты. “Милли тормыш һәм дин” дип исемләнгән әлеге чарада өлкәбездән дә берничә дистә кеше катнашты. Алар арасында дин өлкәсендә генә түгел, туган телне үстерүдә дә күп өлеш керткән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин да бар иде. Ул: “Татарстан Республикасының башкаласы Казанда ел саен үткәрелүче имамнар форумын Россия дәүләтенең төрле төбәкләрендә чәчелеп-сибелеп торган, башка халыклар арасында яшәгән, бер хәтле үзенең телен һәм гореф-гадәтләрен оныта барган милләттәшләребезгә - татар имамнарына ана телебезне саклауда, хаксыз онытылган һәм югалтылган йолаларыбызны яңадан кайтаруда, үзебезнең нәселебез бөек татар милләте икәненә горурлык хисләре уятып, татарлыгыбызны күтәрүдә, аны ныгытуда бик зур, әйтеп бетергесез әһәмиятле һәм мөһим чара дип әйтер идем, - дип сөйләде.

- Еракларда яшәүче, күрмәгән ишетмәгән милләттәшләр белән очрашып, үзебезнең тупланган тәҗрибәләр белән уртаклашып, танышып-күрешеп, киләчәктә ошбу  изге юлда яңа хыяллар белән, катлаулы планнар төзеп, зур адымнар белән милләтебезне саклауда югары уңышларга ирешербез дигән теләктә калабыз”.

Тагын да өлкәбез делегатлары форумдагы төрле дискуссия мәйданчыкларында катнашканнар, чыгышлар ясаганнар. Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмән өлкәсе бүлекчәсе рәисе Нурикамал Хучашева “Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу” мәйданчыгында баеш зиратында күмелгән Хәким ата Сөләйман Бакырганый кабере турында сөйли. Аның дин таратырга килгән 366 кешенең берсе булуын, аларның каберләре төрле җирләрдә урнашып, халык тарафыннан каралып торуын белдерә. Себердә аларны “астана” дип атыйлар, ди. Юршак мәчете мөселман оешмасы җитәкчесе Хәлилә Шамакова борынгы иман йортының өр-яңадан реконструкцияләүләрен рәсемнәр ярдәмендә хәбәр итә. Тагын башка дин әһелләре дә фикерләрен белдерәләр. Кунаклар өчен изге Болгар җиренә бару да зур вакыйга булып тора. “Әби-бабаларыбыз беренче тапкыр Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен ишетеп, сәждә кылган, беренче тапкыр намазлар укыла башлаган урыннар - Изге Болгар җирләрендә булып кайту, ошбу урыннарда намазлар укып дога кылулар йөрәкләрдә әйтеп бетергесез җылы хисләр тудырдылар”, - диләр алар. Һәм, халкыбыз өчен бик файдалы һәм мөһим булган чараларны оештырып уңышка ашырып торучы Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Минтимер абый Шәймиевка, Бөтендөнья татар конгрессына һәм катнашучы ярдәмчеләргә Төмән өлкәсе татарлары, мөселманнары исеменнән зур рәхмәтләр, яңадан-яңа уңышларга ирешеп яшәргә насыйп булсын, - диләр.

Тагын да дин әһелләре “Уникс” концертлар залында Татарстан сәнгать осталары чыгышларын карыйлар, аларга “Татар халкының үсеш стратегиясе” тәкъдим ителә. Халыкара күргәзмә үзәгендә халык осталары һәм һөнәрчеләр җитештергән тауарлар, китаплар күргәзмәсендә булалар. Яңа Илһам Шакиров исемендәге концерт залында пленар утырыш уза. Анда җыенның карарлары проекты буенча фикерләр яңгырый, өстәмәләр кертелә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Динле якташларыбыз форумнан кайттылар

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума