#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шифа куллы табибыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Җир йөзендә иң кирәкле, иң мөһим һөнәрләрнең берсе – медицина хезмәткәрләре. Бала туып беренче аваз биргәндә дә, табиблар елмаеп баланы җылы кулларына алалар. Кеше яшәгән дәверендә һәм картаеп соңгы сулышын алганда да табиблар аягүрә басып, сәгатьләр буе шифалы куллары белән һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Табиблар ярдәмендә никадәр исән калган гомерләр, никадәр коткарылган язмышлар...

Алар кешенең саулыгын саклыйлар, сәламәтлек бүләк итәләр. Ак халатлы апа-сеңелләрне, табиб егетләрне мин фәрештәләргә тиңләр идем.

Кеше өчен иң зур бәхет – саулык. “Саулык – тирән байлык”, - дип тиккә генә әйтмәгәннәр.

Менә инде 37 ел Яңа Кәешкүл фельдшер-акушер пунктында Мөнирә Мәҗит кызы Ниязова (Абдразакова) эшли.

Мөнирә Яңа Кәешкүл авылында туа. Кечкенәдән бик җитез, эш сөючән, ярдәмчел һәм игелекле кыз һәр эштә әнисенең беренче ярдәмчесе була. Сатира апа белән Мәҗит абый балаларына белем бирергә тырышканнар. Мөнирә минем укучым буларак, аны бик яхшы беләм: бик тырыш, зирәк, киң күңелле, эшен төгәл, җиренә җиткереп эшләүче кыз иде.

Һөнәрен яратып сайлаган кеше эшен зур тырышлык белән башкара. Ул берүзе зур авылда 550 кешенең сәламәтлеге сагында. Һәрвакыт көләч йөзле Мөнирә авыруны бик игътибар белән карап, кирәкле, дөрес дәва бирә.

Авыл җиренең фельдшеры булгач, авыруга чакыру булса, эш көне үтсә дә, көнме-төнме, яңгырлы көннәрдә дә, буранлы салкын кышларда да авырулар янына ашыга, вакытлы ярдәм итә. Вакыты белән төне буе авыру янында торып, аны үлемнән алып кала.

Игътибарлы, шаян сүзле Мөнирә һәрвакыт якты йөз белән авыруларны каршы ала.

Ул үз һөнәрен оста үзләштергән белгеч. Шәһәрдән авылга кайткан саен, мин дә аңа дәваланырга йөрүне яратам. Юморга бай Мөнирә кеше белән елмаеп кына сөйләшә, дәвалаган вакытында аның җылы кулларын сизәсең. Әйтерсең лә, Мөнирә сүзе белән дәвалый, авыруны тынычландыра белә. Лаеклы ялда булса да, ул эшен дәвам итә. Тормыш иптәше Әдип белән бакчада җиләк-җимеш үстерәләр, хайваннар тоталар, оныкларын карашып яшиләр.

Мондый намуслы медицина хезмәткәрен һөнәри бәйрәме белән котлап, тагы озын-озак эшләвен, саулык-сәламәтлек теләп

Рәхилә УРАЗАЕВА. Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836