#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Табиб юлы – изгелек юлы

последние и лучшие новости искусства в мире

24-1«Адәмнең кылган эше исемен итсә якут,
Данын-атын чикли алмый һичбер вакыт”.

(Гомәр Саттар-Мулилле).

Һәрбер төбәктә халкы өчен йөрәк җылысын, бөтен көчен биреп, армый-талмый, үзен аямыйча, җаны-тәне белән бирелеп эшләгән төрле һөнәр кешеләре бар.

Шундый һөнәрләрнең берсе – медицина һәм аның хезмәткәрләре. Тәүлекнең кайсы вакыты, һава торышының нинди булуына карамастан, алар кеше язмышы, сәламәтлеге өчен һәрвакыт көрәш юлында.

Шундый изге затларның берсе, тыйбб-медицина агачының бер көчле ботагы - Зәкия Бәдретдин кызы Бакиева.

Әти-әнисе әхлакның төп кануннарын үтәүче, аларга ышанучы, зыялы, тормышка киң карашлы һәм хөрмәткә лаеклы шәхесләр булып, балаларына да заманча дөрес тәрбия һәм юнәлеш биргәннәр.

Зәкия тумыштан ук бик зирәк, сәләтле, җитез, кыю, саф күңелле, хыялланучан кызчык була. Шул сыйфатлары яшүсмер вакытында да, тормышта да сакланып кала. Кыскача әйткәндә, исеменең мәгънәсе холкына тугры килгән.

Мәктәпне тәмамлагач, медик булу хыялы белән училищега укырга керә. Уку йортын уңышлы тәмамлап, юллама алып, 1969 елның март аенда Зур Акъяр авылына эшләргә килә. Зифа буйлы чибәр кыз үзенең ягымлы тавышы, көләч йөзе, шат күңеле, аралашучан булуы белән авыл халкын үзенә җәлеп итә.

Бу яшь белгечнең килүе авыл халкы өчен зур шатлык, бәхет була. Чөнки авыл егете табиб Фәүкәт Канафи баласы фаҗигале мәрхүм булганнан соң, күңел биреп, даими рәвештә яшәүче белгеч булмый. Санитар-гигиена таләпләре “аксый”, балалар еш авырыйлар, хәтта көтелмәгән йөрәк өзгеч үлем очраклары да була. Әлбәттә, шифаханә йорты да тиешле дәрәҗәдә булмый, дистә еллар буенча ремонт күрмәгән, бик таушалган. Иң мөһим кирәкле әйбер - телефон да кертелмәгән. Хуҗалык эшләрен алып баруда әле тәҗрибәсе булмаган яшь белгечкә, “тиен тәгәрмәчтә йөгергән” кебек, барлык проблемаларны да үзенә хәл итәргә туры килә.

Аңа тиз арада элемтәгә керергә, түрәләр һәм авыл халкы белән уртак тел табарга шифаханә хезмәткәрләре Шәрифә апа Таштимирова, Мөршидә апа Шаматова ярдәм итәләр. Зәкияне үз кызлары кебек яратып һәр эшендә булышалар.

Яшь табибә, шифаханә мөдире буларак, кирәкле оешмаларга мөрәҗәгать итеп, җитди таләпчәнлек, тырышлык күрсәтүе аркасында ике ел эчендә фельдшер-акушер пункты төзелә һәм җиһазландырыла, ләкин телефонсыз. Соңгысы өчен тагын бик күп бусагалар таптарга туры килә.

Зәкия үзенең вазифасын намуслы, гадел башкарып, фидакарь хезмәте өчен дөньякүләм танылмаса да, халык күңелендә тирән уелып, күпләр өчен үрнәк була. Һөнәр сайлаганда этәргеч-маяк булып үзе артыннан күпләрне ияртә. Соңгы вакытта Акъяр мәктәбен бетереп, урта һәм югары медицина белемен алганнар утыздан артык. Алар арасында үз вазифаларын җаваплы башкарып, югары үрләргә ирешкәннәре дә күп: Рафат Баязитов, Гүзәл Качаева (мәрхүм), Назия Шәрәфетдинова, Фиәлидә Шумасова һ.б.

Зәкия Бәдретдин кызы 4 яшьлек авырып яткан кызчык Фиәлидәнең һөнәр сайлавына зур йогынты ясый. Әле зур тәҗрибәсе булмаган, үзенең ягымлы тавышы, мәгънәле сүзләре белән яшь табибәне беренче күрүдә үк яратып, аңа ошарга теләп: «Мин Зәкия апа кебек зур врач булам», - дип максатын билгеләп куя. Мәктәп елларында табибә янына кереп, аның эшенең үзенчәлекләрен өйрәнә һәм институтка укырга керә. Үз эшен яратып, 30 елдан артык табибә булып эшли. Зәкия апасын 50 еллык һөнәри бәйрәме белән котлап, мең-мең рәхмәтләр әйтеп, бәхетле озын гомер, баласы, оныклары хөрмәтендә яшәвен тели.

Медицина – иман миһрабы, диләр. Бу бик төгәл һәм мөһим сүзләр. Димәк, табибларны Аллаһы Тәгаләгә ышанмаучы итеп уйлау – ялгышу. Алар дәвалаучылар гына түгел, ә һәрбер хәрәкәтләрен Коръән сүзләре белән башлап шифалаучылар, сабырлаучылар, тәнгә дәрман, күңелгә, йөрәккә дәрт бирүчеләр. Зәкия Бәдретдин кызы да үзенең диненең нигезләренә, кануннарына ышанып, аларны сакларга тырышып, үтәп яшәүче олы җанлы изге зат. Аның бу сыйфаты төрле кыенлыклар, борчулар очраганда сабыр итәргә таяныч бирә. Шәхси тормышы да шома гына үтми. Аңа 12 яшьлек егетен, тормыш иптәшен яшьли бакыйга озатырга туры килә. Шундый вакытта ул Аллаһы Тәгаләгә таянып, ышанып, сабыр итә, үзен югалтмыйча, гарәп язуларын үзләштереп, Коръән китабын укырга өйрәнеп, 5 вакыт намазга баса. Шуннан бирле намазын укып, уразаларын тотып, җаваплы-саваплы өстәмә эшне башкара, бакыйга күчкәннәрне тәрбияләп озатуны җитәкли. Аларның якыннарын гадәте буенча дәвалый, шифалый, үгет-нәсихәтен биреп сабыр итәргә өнди.

Үзенең гаиләсендә авыру абыйсын тәрбияли, ялгыз улының балаларын үстерергә ярдәм итә. Бүгенге көндә өч оныгы, бер нәбәрәсе бар. Соңгысына май аенда исем кушып, сөннәткә утыртып, корбан чалып бәби туе үткәрделәр.

Зәкия Бакиева үзенең яраткан эшенә, Гиппократ антына тугрылыклы булып, җаваплылык тоеп, халыкка намуслы фидакарь хезмәте өчен төрле дәрәҗәдә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, “Хезмәт ветераны” исеменә лаеклы булып, бүген дә авыл халкы, заман белән бергә атлый. Ул халкы өчен бәхет, горурлык! Аның кебек авыл табибларына баш иеп рәхмәт әйтү аз. Аларга һәйкәл куярга кирәк!

Шундый теләкләрне юллап авыл халкы һәм гаиләсе исеменнән медицина хезмәткәрләре көне белән котлап, ихлас күңелдән рәхмәтләр белдереп

Бибиниса апа. Төмән районы, Зур Акъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836